[b]Бразилия парламенты балаларга кул күтәрүне тыя торган закон проектын хуплады. Проект нигезендә, балаларын кыйнаган ата-аналар гаиләне яклау программасы буенча укырга, психологка йөрергә тиеш булачак. [/b]Документ шулай ук балаларга карата көчләү очракларына юл куйган мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә, табибларга һәм дәүләт түрәләренә 3тән башлап, 20 минималь хезмәт хакына кадәр штраф салуны күздә тота.
↧
БАЛАГА СУКСАҢ — КЕСӘҢ БУШЫЙ
↧
мәктәп
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imeni_laet.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="200" height="142" align="Right"]bez_imeni_laet.jpg (29.63 Kb)[/img][b]Гасырлар кичкән мәктәп[/b]
Нармонка мәктәбенең (Лаеш районы) тарихы бик бай. Башта ул — 1877елда — һөнәри мәктәп («низшая земская ремесленная школа») булган. Аннан — дүртьеллык (1918), җидееллык (1939), сигезьеллык (1956) мәктәпләргә әйләнгән.Ә 1978 елда аның яңа кирпеч бинасы ачылган, һәм ике елдан ул гомуми урта белем бирү учагына әверелгән, укучыларга кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәтә башлаганнар. Ә 2007 елда «Иң матур мәктәп» республика бәйгесенең «Дөнья мәктәпләре» номинациясендә җиңеп чыккан.2008 елда исә сәламәт яшәү рә¬вешенә ярдәм итә торган көмеш дәрәҗәдәге мәктәп дип тапканнар. Биредә бү¬ген хореография студиясе, музыка һәм спорт мәктәпләре эшли.
Бу уку елында Нармонка мәктәбенең башлангыч сыйныфларында ук информатика серләренә төшендерәләр, өлкәнрәкләр өчен профильле уку оештырылган. Аны тәмамлап, олы тормыш юлына баскан кызлар — тегүче-мотористка, ә егетләр өченче класслы тракторчы-машинист таныклыгы алып чыга. Биредә 1-7нче сыйныфлар өчен сәла¬мәтлекне ныгыту һәм экология түгәрәкләре дә эшли. Мәктәпне 34 укучы алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлаган. Укучылар район һәм республика олимпиадаларында, бәйгеләрендә дә актив катнашалар. Алар «Идел буе конференциясе дипломанты» исеменә дә лаек булды.
↧
↧
Кунак бар
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imeni1_alvfp.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="151" height="199" align="Left"]bez_imeni1_alvfp.jpg (21.95 Kb)[/img][b]"САБАНТУЙ" ГАЗЕТАСЫ БЕЗДӘ КУНАКТА[/b]
Безнең лицейда «Сабантуй» «кунакта» булды — укучылар балалар язучысы Алмаз Гыймадиев һәм язучы-сатирик, күренекле сүз остасы Алмаз Хәмзин белән яраткан газетабыз турында кара-каршы утырып сөйләштеләр, бергәләшеп җырладылар, биеделәр. Укучыларыбыз да кунакларга үзләренең талантларын күрсәттеләр. Алмаз Хәмзин үзе язган җырларын башкарып, мәзәкләрен сөйләп, күңелләребезне күтәрде. Кичәдән соң һәр сыйныфта «Сабантуй» рубрикалары турында фикер алыштык. Балаларда шушы газета чыга торган редакцияне күрү теләге туды.
Мәктәп директорыбыз Әлфинур Нури кызы Идрисова да мондый очрашулар оештыруга беркайчан да битараф түгел. Язучылар белән аралашу, балаларның үз матбугаты белән якыннан танышу милли тәрбия бирүдә зур роль уйный, ди ул. Бу кичә дә күңелләребездә онытылмаслык хатирә булып калды.
Ризидә ҺИДИЯТОВА,
татар теле hәм әдәбияты укытучысы.
Яшел Үзән, 14нче лицей.
↧
Олимпиада
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/olllh.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="149" height="123" align="Right"]olllh.jpg (20.41 Kb)[/img]Татарлар Казанны «яулады»
Казанда беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада узды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР хөкүмәте ярдәме белән оештырды. Олимпиаданың максаты — РФ субъектларында һәм чит илләрдә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятын һәм татар халкының милли гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча өстәмә шартлар тудыру. Беренче тур Интернет-тест рәвешендә читтән торып үткәрелде.Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Финляндиядән, Төркиядән, Кытайдан, Украинадан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Төрекмәнстаннан, Әзербайҗаннан һәм Кыргызстаннан 1500дән артык укучы һәм студент катнашты. Катнашучылар — 14 тән 25 яшькә чаклы иде. Татар телен иң яхшы белүче 100 җиңүче Казанга Халыкара олимпиадага килде. Алар татар теле һәм әдәбияты, татар халкының тарихы һәм мәдәнияты буенча сөйләм һәм язма бәйгеләрдә катнаштылар, бирелгән темага эссе яздылар, татар халык җырлары һәм биюләре башкардылар, нәфис сүз конкурсларында катнашып, жюрины — Филология һәм сәнгать институты мөгалимнәрен, танылган татар язучыларын һәм шагыйрьләрен, осталыклары белән сокландырдылар. Аннары үзләре яшәгән төбәк белән таныштырып, кызыклы видео-презентацияләр уздырдылар.
Кунакларга Казан Кремелен һәм Татар бистәсен, «Универсиада-2013» объектларын күрсәттеләр. Арчадагы программа Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган иде.
.
↧
ҮРНӘК
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/cfcfccg.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="162" height="191" align="Left"]cfcfccg.jpg (23.53 Kb)[/img]К[b]УЛЛАРЫНДА ГӨЛ"ҮСӘ"[/b]
«Хәзерге яшьләр кулларына энә тотып, бәйләп, тегеп утырмый, кыйммәтле кибетләрдән генә киенә», — диючеләр белән килешеп бетмим. Киресенчә, бүген кулдан эшләнгән әйберләр модада. Элек әби-әниләребез бәйләү, чигү белән шөгыльләнгән булса, бүгенге заман кызлары арасында үз куллары белән матурлык тудыручыларны очратканым бар минем.
Зәй районы Аксар мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Аида Миңнуллина төсле пластилиннан бизәнү әйберләре ясый. Аның эшләренә сокланып карап тордым да берничә сорау бирдем.
— Аида, мондый үзенчәлекле кул эшенә кемнән өйрәндең?
— Җәйге каникулда авылыбызга Яр Чаллы шәһәреннән дус кызым кайтты. Аның кулындагы роза чәчәгенә охшаган йөзеккә күзем төште. Дустым аны үзе ясаган икән, соңыннан һөнәрен миңа да өйрәтте. Кибеттән пластилин (аның махсус төре кирәк) сатып алып, ясый да башладым.
— Гади генә пластилин кисәгеннән ничек шундый матур әйбер килеп чыга соң?
— Башта аны йомшартып, үземә кирәкле форма ясыйм. Йөзек икән, бармакка кия торган өлешен беркетәм. Ясап бетергәч, матур булып катсын өчен 15 минут мичтә тотам. Төрле бәйрәм¬нәрдә дусларыма, туганнарыма бүләк итәм.
— Күңел җылыңны салып эш¬ләгән хезмәт җимешләреңне кешегә бирү жәл түгелме?
— Юк, әлбәттә. Кешегә ошаса, үзем дә шатланам, илһамланам бит.
— Яңа идеяләрне каян ала¬сың?
— Танышлар, дуслар киңәш бирә. Интернет та еш кына ярдәмгә килә. Китаплардан да фай¬даланам. Шулай да берәүне дә кабатламаска, яңа идеяләрне үзем уйлап чыгарырга тырышам.
— Бу шөгылеңә әниең ничек карый?
— «Эшләвең кеше өчен булса, өйрәнүең үзең өчен,» — ди. Кайвакыт яңа идеяләрне ул да бирә.
Аида бәйләү, бию белән дә шөгыльләнә икән. Әти-әнисенә булышырга, кечкенә сеңлесе Самираны карарга да вакыт таба. Мәктәптә дә гел «4», «5» ле бил¬геләренә генә укый.
Үзебезнең татар кызларының алтын куллары шундый искиткеч матурлыклар тудырганда, чит ил бизәнү әйберләре бер читтә торсын!
Адилә ГЫЙЛАЕВА,
КФУ студенты.
↧
↧
Зебра
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bezxfth.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="137" height="196" align="right"]bezxfth.jpg (34.85 Kb)[/img]«[b]ҖӘЯҮЛЕ, КИЧҮГӘ!»[/b]
Россиянең башка төбәкләре белән беррәттән Татарстанда да «Җәяүле, кичүгә!» («Пешеход, на переход!») исемле социаль кампания үткәрелә башлады. Ул 1 декабрьга кадәр дәвам итәчәк. Кампания кысаларында «Караңгыда күрен!», «Зебра» алдыннан туктал!» һәм «Әдәпле йөртүче» («Стань заметней», «Остановись перед «зеброй», «Вежливый водитель») акцияләре үтә. ЮХИДИ хезмәт¬кәр¬ләре төрле оешмаларга килеп, юлларда җәяүлеләргә игътибарлы булырга кирәклеге турында лекцияләр укыйлар, инструктажлар үткәрәләр. Кичкә калып җәяүләп юлга чыгучыларның киеменә яктылык кайтаргычлар беркетергә киңәш ителә.
Быел тугыз ай эчендә, мәсәлән, республика биләмәләрендә җәяүлеләр тапталуның 1301 очрагы теркәлгән. Бу һәлакәтләрдә 136 җәяүле корбан булган, 1238е җәрәхәтләнгән. Һәлакәт¬ләрнең 322 очрагы җәяүле кичүенә туры килә. Җәяүлеләр таптатылган һәлакәтләрнең 70 процентында йөр¬түчеләр гаепле.
Җәяүлеләрне таптату очраклару көз-кыш көннәрендә — сентябрь-декабрь айларында арта. Хәзер нәкъ шушы караңгы һәм куркыныч чор җитте. Ул җиргә ак кар ятканчы дәвам итәчәк.
Сак булыгыз, юлга чыкканда фара яктысында күренерлек ачык киемнәр киегез. Юл аша чыкканда җәяүле кичүеннән үтәргә тырышыгыз. Юл ялгышларны кичерми!
↧
кичә
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_eeewq.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="123" height="155" align="Left"]bez_eeewq.jpg (21.23 Kb)[/img]
Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр...
[i]Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичә
[/i]Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бер якта — «Юл йөрү кагыйдәләре», икенче якта — «Хәерле юл!» дигән плакатлар. Юл билгеләре тоткан балалар алгы рәткә тезелеп баса.
1нче алып баручы.
Татар халкында борынгыдан ук килгән күркәм бер гадәт бар. Юлга чыкканда: «Хәерле юл!» дип озатып калу һәм «Исән-сау кайттыңмы?» дип каршы алу.
2нче алып баручы.
Әйе шул, безнең заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган.
1нче алып баручы.
Шуңа күрә кечкенәдән без юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез.
Җыр: «Юл билгеләре».
1нче укучы.
Юл билгеләре безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта боералар,
Кирәктә кисәтәләр.
2нче укучы. Юлда булсаң, уяу бул.
3нче укучы. Юлдашың үзеңнән яхшы булсын.
4нче укучы. Юлга чыксаң, азыгың үзең белән булсын.
5нче укучы. Юлда да акыл кирәк.
6нчы укучы.
Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк –
Моны белү һәркемгә дә
Кайда йөрсә дә, кирәк!
7нче укучы.
Юл чатында дуслаштым мин
Горур светофор белән.
Аның барлык сигналларын
Тыңларга кирәк — беләм.
ЮХИДИ хезмәткәре боерык укый.
Тыңлагыз! Тыңлагыз!
1. Юлның уң ягыннан гына йөр!
2. Бары тик тротуардан гына йөр!
3. Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!
4. Тротуар булмаган урыннарда сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!
5. Урамны тиешле урыннарда гына аркылы чык!
6. Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!
Көчле музыка астында Бүре керә
[i]Сценарийның тулы вариантын “Сабантуй”ның 17нче ноябрь саныннан таба аласыз
[/i]
Лилия ШӘФИГУЛЛИНА,
башлангыч сыйныф укытучысы.
Балтач,
Бөрбаш мәктәбе.
↧
СӘЛӘТ
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imeni878uu.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="185" height="177" align="Right"]bez_imeni878uu.jpg (30.37 Kb)[/img][b]ЛИЦЕЙДА-СӘЛӘТЛЕЛӘР[/b]
Яшел Үзән шәһәренең 1нче лицеенда 1310 малай һәм кыз укый. Аларга 93 укытучы белем бирә. Бу уку йортында «Сәләтле балалар» программасы бик уңышлы эшләп килә. Аның нәтиҗәсе буларак, лицей укучылары төрле олимпиадаларда җиңүгә ирешәләр. Алар мәктәп укучыларының Россия аэрокосмик олимпиадасында да, республика күләмендә узган академик Б. Рубанский исемендәге архитектура-дизайн иҗаты бәйгесендә дә, математика буенча «Интеллект» төбәк олимпиадасында да, «Курск-2011» Бөтенроссия ватанпәрвәрләр слетында да, «Призывник России-2011» Бөтенроссия спартакиадасында да, республика сайтлар конкурсында да җиңеп, зур бүләкләргә лаек булдылар
Узган уку елыннан лицейның югары сыйныф укучылары өчен «Лидерлык нигезләре» программасы тормышка ашырыла башлады. Бу уку йортында «Йолдыз туа», «Укытучыма рәхмәт укыйм», «Балалар сырхауханәсендәгеләр белән Яңа ел бәйрәме үткәрү», «Мәктәпнең туган көне» исемле чаралар традициягә кергән. Һәр җәйдә мәктәп яны лагеренда профильле сменалар эшли. Укучылар уку елы дәвамында фән һәм иҗат фестивальләрендә, интеллектуаль марафонда, Мәктәп музее көнендә, Кече Олимпия уеннарында бик теләп катнашалар. Лицей кайбер муниципаль конкурсларның инициаторы да әле. Укучылар «Бөек Ватан сугышы битләре», «Театраль тамчы», «Безнең галәм» дигән күләмле модельләр ясау бәйгеләрендә башлап йө¬рүчеләр булды.
↧
Котлау
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bulak.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="131" height="146" align="Left"]bulak.jpg (14.26 Kb)[/img][center][b]Әнием – алтыным![/b]
Көндәлек тормышта [b]ӘНИ[/b]ләрнең безгә булган кадер-назларына ияләшеп бетәбез. Безнең өчен аларның никадәр кайгырганын, борчылганнын аңлап та бетермибез кебек. Кайвакыт бер җылы сүз җанны дәвалый, күңелне эретә. “[url]Сабантуй” газетасы форумы[/url] аша [b]ӘНИ[/b]ләребезгә булган котлау, аларны хөрмәтләү, олылау сүзләрегезне җиткерсәгез, аларның бәйрәменә бу бик күркәм бүләк булыр.
[/center][b]Тәүге тапкыр «әни»диеп
Ачылды минем телем.
Сүзләремнең кадерлесе –
Һәрчак әнием синең өчен![/b]
↧
↧
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ шигырьләре
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/anem.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="150" height="112" align="Left"]anem.jpg (18.83 Kb)[/img] [center][b]Энем бар Минем[/b]
Энем бар минем, шул энем
Гел чәчтән тартып китә.
Китап укырга тотынсам,
Китапны ертып китә.
Әле менә бүген генә
Бар тәм-томны ашаган...
[/center]Яратмас та идем аны, —
Әниемә охшаган!
[b]«Әлифба» дәресе[/b]
«Әлифба» дәресен
Без көтеп алабыз.
Һәр көнне бер хәреф
Өйрәнеп калабыз.
«Әлифба» өйрәтә
Укырга, язарга.
Хәрефләрне тезеп,
Яңа сүз ясарга...
Бик әйбәт белгәнгә
Бирелгән дәресне,
Өйрәнеп килгәнгә
Үтелгән хәрефне,
[b]Укытучы ападан[/b]
Көн саен макталам,
Белемле булам дип,
Үзем дә шатланам.
Күрәсе иде!
Һәр җәйдә без гаилә белән
Ялтада ял итәбез.
Каникулда тотабыз да
Төркиягә китәбез.
Кавказга да баргалыйбыз,
Парижда да булган бар.
Диңгез буйлап сәяхәткә
Тагын билет алганнар...
Америкада гына да
Инде өч тапкыр булдым.
Бервакыт салкын котыпта —
Эскимосларда кундым.
Йөри-йөри ялкып беттем,
Хәл калмады чыдарлык.
Саный китсәң, булмаган җир
Бармак белән санарлык.
Җиде диңгез аръягында
Һәм Айда йөргәнем юк...
Тагынмы?..
Ә! Дәү әнине
Бер тапкыр күргәнем юк...
[b]Универсиада[/b]
Универсиада —
Сабантуй кебек ул.
Казанда зур мәйдан, —
Кил, ярыш, егет бул!
Дөньяның һәр иле
Вәкилен җибәргән.
Һәрберсе гайрәтле
Һәм җитез җилләрдән.
Көчләрен сынаша
Студент абыйлар.
Бер читтә кызыгып
Торалар сабыйлар.
Бервакыт алар да
Мәйданга керәчәк.
Җиңәрме? Анысын
Күрсәтер киләчәк.
↧
Барсик-2012
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/biyu.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="163" height="186" align="Right"]biyu.jpg (27.11 Kb)[/img]БИЮЧЕГӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ
Казанда хореография осталарының «Барсик-2012» Бөтенроссия конкурсы булып узды. Химиклар сараена Чиләбе, Киров, Чаллы, Әстерхан, Чабаксар, Ярославль, Псков, Красноуральск, Түбән Новгород, Малмыж, Яшел Үзән, Мәскәү, Орехово-Зуево һәм Түбән Камадан килгән 4-13 яшьлек биергә яратучы сәләтле малайлар һәм кызлар җыелды. Алар дүрт көн буена яшьтәшләрен иҗатлары белән таныштырдылар, рәхәтләнеп биеделәр.Аннары үзләре дә концерт залына кереп утырып, башкаларның чыгышын игътибар белән күзәттеләр, алымнарын һәм адымнарын «мыекларына чорнап утырдылар». Түбән Новгородның «Созвездие» сәнгать мәктәбеннән килгән Василиса Вещалина («Ракета» ансамбле) фестивальнең төп призы — Гран-прига лаек булды. Алар инде Төркиядә, Болгариядә, Санкт-Петербургта да чыгыш ясап өлгергәннәр. Хыяллары — киләчәктә Италиягә барып, анда да җиңеп кайту. Свердловск өлкәсенең Краснотуринск шәһәреннән килгән Аня Восюнина («Кояшлы карусель») фестивальдә бик күп дуслар тапкан. Үскәч, ул туган шәһәрендә дә шушындый фестивальләр үткәрергә уйлый.
Биючеләр ял иткән арада, Мода театры сәхнәдә үзенең яңа коллекциясен күрсәтте.
Киләсе елда «Барсик» бишенче тапкыр үтәчәк. Бик тырышсагыз, анда сезнең ансамбль дә катнаша ала. Ә быелгы фестивальдә «Каприз» (Иваново), «Горошинки» (Казан), «Мелиссента» һәм «Сюрприз» (Киров) хореография ансамбльләре конкурсның беренче дәрәҗә лауреатлары исеменә лаек булдылар. Һәр коллектив үзе белән фестиваль символы төшкән тарелка һәм кечкенә барс уенчыгы алып китте.
↧
ЯКТАШЛАР
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_i5yuyuy.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="115" height="164" align="Left"]bez_i5yuyuy.jpg (16.11 Kb)[/img][b]СОКЛАНГЫЧ ЯКТАШЛАРЫБЫЗ[/b]
Республикабызның Милли музеенда «Кышка кадәр... Казаннан Мәскәүгә Прага аша» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Анда ерактан килгән кунаклар — Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин, шагыйрә Галина Свинцова һәм аларның кызлары — яшь музыкант, рәссам, язучы Полина Ольденбург үз иҗатлары белән таныштырдылар.
Эдуард Трескин тумышы белән Казаннан. КДУның физика факультетын һәм Казан консерваториясен тәмамлаган. 1976 елдан — Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты. 1992 елда Прага дәүләт операсы һәм Чехиянең милли театры солисты буларак таныла. Гастрольләр белән 93 илнең сәхнәсендә чыгыш ясый.
Ә Полина Ольденбург 1979 елда Казанда туа. 13 яшеннән Прагада укый башлый. Анда актерлык һәм Мәскәүдә сценарий авторы һәм режиссерлык буенча югары мәктәп тәмамлый. Чехиядәге атаклы «Злата Прага» радиосында ди-джей булып эшли. Бүгенге көндә ул — «Россия-24» телеканалы хәбәрчесе. Шигырьләр яза, күп кенә рус һәм чех телендәге җырлар авторы. Яшь шагыйрәнең «Берничә йомшак сүз», «Барлыкка килү», «Чиста бәхет» исемле китаплары бар. Полина — Чехиянең Рус язучылары берлеге әгъзасы.
Әдилә ГЫЙЛАЕВА,
КФУ студенты.
↧
Әни
[center][b]Әнием[/b]
Минем әнием бик матур,
Аның исеме — Гөлназ.
Исемен белеп кушканнар:
Күңеле гөл, йөзе наз.
[/center][center]Яратам мин әниемне
Бик әйбәт булган өчен.
Беркайчан да жәлләми ул
Минем хакка бар көчен.
Яратам мин әниемне,
Ул иң кадерле кешем —
Яратам мин әниемне —
Әнием булган өчен.
[b]Эльза ГЫЙМАДИЕВА.[/b]
Казан, 155нче гимназия,
3нче сыйныф.
[/center]
↧
↧
МИФЛАР ҺӘМ ЛЕГЕНДАЛАР
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/fgeee.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="120" height="144" align="Right"]fgeee.jpg (21.6 Kb)[/img]М[b]ОРГАНА[/b]
([i]Урта гасыр Европа халкы легендаларыннан)[/i]
Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, тугыз бертуган фея Авалон атавының (безнеңчә — «Алмагачлар утравы») хуҗабикәләре булып торган. Аларның Моргана исемлесе турындагы хикәятләр халык иҗатында аеруча еш искә алына.
Имеш, бер корольнең улы туа, һәм бәби туена Авалон атавыннан да берничә фея чакырыла. Алар бик мул бүләкләр белән киләләр, бәләкәй принцка батыр һәм көчле булсын, сугышта аны кылыч та, сөңге дә алмасын, үзе яхшылык һәм гаделлек турында онытмасын, дигән теләкләр телиләр.Ә феяларның Моргана исемлесе бу принцка кайчан да булса үзем бүләк булырмын, дип өметләнә. Вакыты җиткәч, принц аның атавында яши башлаячак һәм аның бердәнбер яраткан кешесе булачак, дип уйлый.
Менә принц үсеп җитә. Ил гизеп, ярты дөньяны күрә, тормышы маҗаралар һәм куркыныч сәяхәтләр белән тулы була. Аның батырлыгы һәм җитезлеге турындагы хәбәрләр бөтен дөньяга тарала.
Бервакыт принц Авалон атавы яныннан йөзеп барганда, Моргана аның корабын батыра. Бу вакытта инде принц олыгайган, хәлсезләнгән була. Шулай да утрауга кадәр йөзеп килергә үзендә көч таба. Гаҗәеп матур бакчада принцны һаман да яшь һәм гүзәл булып калган Моргана каршы ала. Карт принцка ул гашыйк күзләре белән карап тора. Аннары аның бармагына тылсымлы балдак кидерә. Принцның бөкрәйгән аркасы турая, күзләре яна башлый, ул үзендә көч һәм куәт артканын сизә. Бәхетеннән нишләргә белмәгән принц шундук үзенең туган җирен оныта. Имеш, Моргана белән алар әле дә Авалон утравында матур гына гомер кичерәләр, ди.
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/brrrh.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="130" height="141" align="Left"]brrrh.jpg (19.61 Kb)[/img][b]ВИЛАЛАР[/b]
Вилалар дип көньяк славяннар мифологиясендә төскә-биткә матур булган канатлы кызларны атаганннар. Вилаларның чәчләре озын булган, ә озын итәкле ак киемнәре ат, кәҗә яисә ишәк тоякларына охшаган аякларын яшергән. Имеш, кызларның бу киемнәрен кулга төшерә алсаң, алар сиңа хезмәт итә башлаячак икән.
Вилалар башлыча тауларда яшәгән. Канатлар аларга югарыга күтәрелергә, бер таудан икенчесенә очып төшәргә ярдәм иткән. Шул ук вакытта вилаларның яшәеше су чыганаклары — күлләр, коелар, елгалар белән дә бәйле булган. Имеш, аларның ачуын чыгарсаң, сине судан бөтенләй мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Вилалар кешеләргә карата нигездә яхшы мөнәсәбәттә яшәгәннәр, мохтаҗларга, ятимнәргә булыша торган булганнар.
Башка бик күп мифологик затлардан аермалы буларак, вилалар үлемсез түгел. Ә инде канатларын сындырсаң, алар, оча алу сәләтен югалтып, гади хатын-кыз булып калырга мөмкиннәр имеш, ди.
Вилалар табиб ролен дә башкарганнар — кешеләрне дәвалаганнар. Аларның үлемен дә алдан күрә алганнар. Шул ук вакытта үзләрен кыерсыткан кешене бер карашлары белән генә дә юк итә алу сәләтенә ия булганнар, дип ышанганнар борынгылар.
↧
ШАЯНТУЙ
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/abi222k.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="189" height="168" align="Left"]abi222k.jpg (40.76 Kb)[/img]Ә[b]БИ ҺӘМ «КОНТАКТ»[/b]
— Әби! Әби дим! Әбекәй! Әйдә, сине дә «Вконтакте»га кертәбез!
Оныгының чәрелдек тавышын ишетеп, Маһибәдәр әби олы якка башын тыкты. Шул арада Диана «черт» иттереп, аны фотога төшерергә өлгерде. Әбисенең бер якка кыйшайган ак яулыгына, тешсез авызына карап, көлүдән чак тыелып, кыз соравын кабатлады:
— Әби, «контакт»та «страничка»ңны булдырабыз, син ризамы?
— Әллә ниләр турында сөйлисең, кызым. Миннән көлүеңме инде бу? — Маһибәдәр карчык, юеш кулын алъяпкычка сөртеп, аптыраулы карашын оныгына төбәде.
— Әбекәем, әйдә, кил әле монда! — Диана әбисен ноутбук янына тартып китерде. — Менә, күрәсеңме, бу — минем «страничка». Менә монысы — мин, бусы да мин... Ой! Бусын сиңа карарга ярамый... Бусын да ярамый... Ә менә болар — минем дусларым!
— Бәрәкалла! — дип бот чапты Маһибәдәр карчык. — Югары оч Йосыфның бандит оныгы түгелме соң бу? Ул да синең дустыңмыни?
— Бандит түгел... Эдик әйбәт малай. Ә Рамил абыйларның үрдәкләрен ялгыш таптатты ул. Тормоз белән газны бутаган... Ярар, әби, әйдә, серьезный эшкә күчик. Кил, утыр яныма! Ки күзлегеңне. Башта фотоңны куябыз. Вә-ә-т! Син ул әби, син... Фотоаппарат виноват түгел синең шундый булуыңа. Ну, ошамаса, алыштырырбыз. Берәр агачны кочаклап төшәрсең...
Маһибәдәр әби берни аңламый иде. Оныгының кыланмышларына карап, йә кеткелдәп, йә аптырабрак утыра бирде.
— Ә хәзер сиңа статус уйлыйбыз, әби... — Диана күзләрен челт-челт йомгалап алды да, кинәт нәрсәнедер исенә төшереп, ашыга-ашыга клавишаларга баскаларга тотынды:
«Только встретив настоящего парня, ты понимаешь, как ты ошибалась раньше, называя кого-то лучшим...»
О-о-о, әбекәем минем...
[b]
Язманы тулысы белән “Сабантуй”ның 24нче ноябрь саныннан укый аласыз.[/b]
Алмаз ГЫЙМАДИЕВ
↧
бокс
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imjrc.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="169" height="134" align="Right"]bez_imjrc.jpg (22 Kb)[/img] [b]Беренче чыныгу[/b]
Казанның Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгендә боксчылар секциясен Россиянең спорт мастеры Игорь Владимирович Михайлов җитәкли. Ул малайларга бокс сугышының барлык нечкәлекләрен сеңдерергә тырыша. Авыр мизгелләрдә үзеңнең тормышыңны саклап калырга, урамда куркыныч астында калган кешеләргә ярдәмгә килергә ашыгырга, дип тә өйрәтә ул. Беркөнне тренер малайлар арасында бокс буенча беренче турнир да оештырды. Турнир чып-чын гаилә бәйрәменә әйләнде. Әти-әниләре, абый-апалары: «Кыюрак! Сулдан кер, бәр инде, бәр, кыюрак!» — дип, җан атып тордылар.Малайлар ул көнне чын көрәш күрсәттеләр. Дөрес, әлегә аларның махсус ринглары да, һәркайсының шәхси бокс перчаткалары да юк.
Беренче раунд тәмамлангач, малайлар белән таныштым. 51нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Рәмис Нигъмәтуллин яраткан спорт төре белән шөгыльләнү өчен бирегә атнага өч тапкыр күнегүләргә килә икән. Боксның төп төрләрен өйрәнү теләге малайда бик көчле. «Гаиләбездә әлегә боксчылар юк, мин беренче чемпион булырмын, ахрысы», — ди Рәмис, горурланып. Арген Арстанбек башкалабызның 13нче мәктәбендә белем ала. Аның өчен бокс — сугыш сәнгатен өйрәнү генә түгел, ә кечкенәләрне һәм көчсезләрне яклый да белү. «Их, тизрәк чын рингыбыз булсын иде, күбрәк перчаткалар һәм битлекләр бирсеннәр иде,» — дип хыяллана ул.
Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алина Кабаевага хат та юллаган булганнар инде, тик әлегә нәтиҗәле җавап алганнары юк икән.
Беренче турнирны малайлар Балалар үзәгенең коридорында гына үткәрделәр. Чөнки... спорт залына керергә ярамый. Ул, үзәкнең бик күп бүлмәләре кебек үк, авария хәлендә икән. Боксчыларга беренче җиңү Дипломнарын әнә шулай коридорда гына алырга туры килде...
↧
Яңа конкурс
[center]Шат күңеллеләр, көчле рухлылар, шаяннар һәм тапкырлар, сезнең өчен!
Укучыларыбызның иҗади активлыгын үстерү, җор сүзгә, юморга осталыкларын арттыру максатыннан, [b]«Сабантуй» газетасы[/b] шаян хикәяләргә бәйге игълан итә.
[/center][center]— Беренчедән, исеменнән үк күренгәнчә,
хикәя шаян булырга тиеш;
— икенчедән, әсәрләр фәкать мәктәп укучыларыннан гына кабул ителә;
— өченчедән, хикәянең күләме өч стандарт биттән артмаска тиеш;
— дүртенчедән, әсәрдә миллилек, шул ук вакытта замана рухы да чагылырга тиеш.
Бәйгегә йомгак киләсе елның
1 апрелендә ясалачак:
I урын — Кара диңгез буена, Анападагы балалар ял лагерена юллама;
II урын — «Сәләт» ял лагерена юллама;
III урын — кесә телефоны.
Хәерле сәгатьтә, дуслар!
[b]Кадерле дуслар!
Хикәяләрегезне редакциягә җибәргәндә, 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен «Сабантуй»га язылу квитанциясенең күчермәсен дә салырга онытмагыз.[/b][/center]
↧
↧
бәйрәм кичәсе
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/xeeetr.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="118" height="146" align="Left"]xeeetr.jpg (20.52 Kb)[/img][b]ЯҢА ЕЛ КӨНЕНДӘ[/b]
(Бакча балалары өчен бәйрәм кичәсе)
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка астында, «ат җигеп», ике бала керә.
Кыз: Яңа ел аланын һич кенә дә таба алмыйбыз бит. Кунаклар җыелгандыр, безне генә көтәләрдер инде.
Малай: Әнә, еракта ниндидер утлар җемелди, шундадыр ул аланлык! (Тагын бер әйләнеп киләләр.)
Кыз: Менә икән ул аланлык!
Малай: Әйдәле, дусларыбызны да шушында алып килик.
Балалар керә, ярым түгәрәк ясап басалар.
Алып баручы: Карагыз әле, балалар, Кыш бабабыз безгә нинди матур чыршы бизәп куйган. Тиздән үзе дә килеп җитәр, ә без бәйрәмебезне башлыйк.
1нче бала:
Исәнме, чыршы,
исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы
бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
2нче бала:
Тагын килде
безгә кыш,
Нинди матурланган
тыш!
Ак мамык
җәйгән төсле
Бизәлгән
җирнең өсте.
Ямьле бөтен тирә-як,
Өй түбәләре ап-ак!
3нче бала:
Бөтерелеп-
бөтерелеп,
Урамда ак кар ява.
Ап-ак күбәләкләр
белән
Тулгандай
бөтен һава.
4нче бала:
Сиңа карап
сокланабыз,
Сиңа карап
уйныйбыз.
Әйдә әле,
бергәләшеп,
Бер әйләнеп
җырлыйбыз.
«Чыршы янында» җыры башкарыла. Г. Гәрәева көе һәм сүзләре.
5нче бала:
Салкын кыш килде,
Ак карлар яуды,
Буран уйнады,
Таулар ясады.
6нчы бала:
Килеп җитте кыш та,
Ай-яй салкын тышта.
Өч ай торыр торса,
Аның гомере кыска.
7нче бала:
Урманнан безгә
бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы
килгән,
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
«Чыршыкай» җыры башкарыла. З. Александрова сүзләре, Н.Вахутова көе.
Алып баручы: Балалар, Яңа ел көне әкиятләргә, могҗизаларга бай була.
Әйдәгез, без дә әкият иленә сәяхәт кылыйк.
«Морозко» рус халык әкиятен сәхнәләштерү. Балалар атта барган кебек хәрәкәт ясап, залны әйләнеп киләләр. Аннары урыннарга утыралар.
Авыл читендә кечкенә генә бер өй тора. Ишек алдында Настенька кар себерә.
Үги әни: Нәрсә? Кабартмаларың әзерме? (Йоклап ятучы Ульянага карап.) Кызым, әйдә, тор инде, алтыным, чәчәгем. Мин сиңа бик тәмле кабартмалар пешердем.
Ульяна: Әй, әнием, туктале. Көн бик озын бит, әз генә йоклыйм инде.
Үги әни: Һай, кызым! Авырып китә күрмә! (Настенькага).Әй, син, ялкау кыз! Бар әле, суга барып кайт. Савытларны яңадан ю. Күбрәк итеп утын ярып куй.
Настенька: Үги кызга бу дөньяда яшәү кыен, мин бер кешегә дә кирәкмим...
Ульяна (елый): Әни! Настеньканы куып чыгар әле!
[i]Язманы тулысы белән газетаның 48нче саныннан таба аласыз.
[/i]
[b]Уралия ЙОСЫПОВА,[/b] музыка җитәкчесе.
Балтач, 2нче балалар бакчасы.
↧
Җиңүчеләр
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/fffsa.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="100" height="141" align="Right"]fffsa.jpg (11.6 Kb)[/img][b]МАТУРЛАРНЫ БАРЛАДЫЛАР...[/b]
«Супермодель-2012» конкурсында балалар театр модасы мәктәпләренә һәм студияләргә йөрүче 150 бала катнашты. Финалга 43 укучы чыкты. Аларның сигезе «Супермодель-2012» титулына лаек булды: Ксения Гарина (8 яшь), Виктория Волоскова (5 яшь), Алия Йосыпова (8 яшь), Яна Алаева (7 яшь), Карина ЗаҺидуллина (10 яшь), Снежана Камалова (10 яшь), Лиля Волкова (14 яшь), Регина Моратова (15 яшь).
Бәйге кысаларында фотоконкурс та узды. Анда Полина Борисова (10 яшь), Эмиль Сабирҗанов (7 яшь), Алия Йосыпова (8 яшь) җиңүчеләр дип табылды.
«Тамашачылар симпатиясе» призына Анастасия Гришагина (5 яшь) лаек булды.
Җиңүчеләргә Казанның Мәгариф идарәсе Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
↧
Үзең яса
[b]КАР БӨРТЕГЕ[/b]
Аҗдаһа елы узып та бара. Яңа, 2013 ел — Елан елы килеп җитәргә дә күп калмый. Бүләкләр, сюрпризлар, уеннар, бал-маскарадка киемнәр, битлекләр һәм чыршы уенчыклары әзерли башларга да вакыт җитте. Бүген кар бөртеге — открытка ясыйбыз.
Аны ясау өчен караңгы төстәге (кара, куе зәңгәр) бәрхет кәгазь, пенопласт кисәге, җилем һәм пумала кирәк булыр.
1. Караңгы кәгазьгә үрнәк буенча кар бөртеген ясап куй.
2. Пумаланы җилемгә манып, кар бөртегенең сызыкларына
йөртеп чык.
3. Пенопласт кисәген вак шарчыклар хәленә кертеп, бер савытка вакла.
4. Шарчыкларны җилем сөрткән сызыкларга мул итеп сибеп чык.
5. Кипкәч, кәгазьне селкеп, ябышмаган пенопласт кисәкләреннән арындыр.
6. Кар бөртеге әзер дә булды! Хәзер аның өстенә ялтыравыклар сип һәм астына Яңа ел котлавы язып куй.
↧