Quantcast
Channel: Сабантуй
Viewing all 443 articles
Browse latest View live

КӨЗ

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imenirjjj.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="194" height="263" align="Right"]bez_imenirjjj.jpg (54.25 Kb)[/img][b]КӨЗ БАЛАСЫ[/b] Пыскак яңгырлардан Мөлдерәмә тулы Моңсу күзләреңне яшер әле. Кояшлы җәйләрнең Җаны яши миндә — Урман-болыннар да яшел әле. Сары яфракларың, Юк, үртәми мине, Алтынсу яфраклар — көзләр яме. Җәйләр яме яши Минем күңелемдә — Күзләрем дә җәйне эзли әле. Әй, сары көз! Карлы болытларның Салкын җиле иссә, исәр әле, Үз кояшым балкый Минем күңелемдә — Кабат ямьле җәйләр җитәр әле. Гөлшат ГАЛИЕВА. Балтач, Салавыч. * * * Менә тагын көзләремә кайттым, Җәйләремне салып сагышка. «Ачуланма, кабат кайтырмын», — дип Әйтте яфрак биек агачка. Югалыплар калдым матур көздә, Адаштым да кебек тоела. Әллә аштым микән болытларга? Ә күңелем Яфрак булып җиргә коела. Аһ, моңсулык баса бөтен җирне, Нидер көтеп, дөнья тын кала. Җилләр генә, моңа каршы барып, Бу тынлыкка каршы торала. Күрми калдым, сизми калдым, әнә, Басуларга иңде ак томан. Ә мин менә, Көзге чәчәк булып тумасам да, Суыклардан шиңмәмен сыман. Назлыгөл МӘХМҮТОВА. Чүпрәле, Шланга.

спорт

$
0
0
[b]ГЕКХАН ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ[/b] Краснодарның «Кубань» футбол командасы белән уйнау Казан «Рубин»лылары өчен бик мөһим булды. Тренерлары Корбан Бердыев тормышына да ул үзгәрешләр кертергә мөмкин иде — өченче тапкыр рәттән җиңелсәләр, җанатарлар арасында тагын Бердыевның отставкасы турында бәхәсләр китәчәк бит. Матч алдыннан «Рубин» турнир таблицасының уртасында торды — бу, билгеле, безнең өчен начар иде. Уен башында ук «Рубин» һөҗүмне көчәйтте. Аның дебютанты — төрек егете Гекхан Түре уены күпләрне куандырды, туп өчен ул бөтен көче белән көрәште. Әмма зур тизлек белән йө¬гергәндә Гекхан көндәш команданың уенчысын аяктан екты, һәм судья Түрене уеннан чыгарды. РФС инспекторы Андрей Бутенко бу хакта үз фикерен болай белдерде: «Гекхан тигезлеген бүтән уенчы белән көрәшкәндә югалтты, һәм көндәшенә очраклы гына килеп бәрелде. Судья ракурсыннан бу эпизод башкача күренде, һәм Гекханга кызыл карточканы ул ашыгыбрак бирде». Бу уенда «Рубин»га бәхет елмайды — 45нче минутта безнең Боккетти «Кубань» капкасына гол кертте. Уен 1:0 исәбе белән төгәлләнде. «Рубин» уенында әлегә хаталар җитәрлек, әмма команданың ныклыгы үзен сиздерә башлады. А.МИҢНУЛЛИН.

Канада

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bfgfhd.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="200" height="113" align="Left"]bfgfhd.jpg (21 Kb)[/img]Канада:озак аласың, тиз колак кагасың. Канада — яшәү өчен иң уңайлы һәм иң куркынычсыз илләрнең берсе. Биредә автомобиль йөртү таныклыгын алу берничә этаптан тора. Башта теория буенча имтихан тапшырырга кирәк. Ул бездәге кебек үк — тест формасында. Үзенчәлеге шунда — уку өчен автомәктәпкә йөрү таләп ителми. Теорияне кеше үзлегеннән өйрәнә. Тестны уңышлы тапшыручыларга G1 категорияле права бирелә. Әлеге праваны алучы инструктор янәшәсендә автомобиль йөртү хокукына ия була. Дөрес, аның белән төнлә машина йөртү, шоссега чыгу катгый тыела. Бер елдан соң G2 категориясенә имтихан тапшырырга ярый. Бу имтиханны кеше үз машинасында тапшырырга тиеш. Имтихан алучы башта машинаны карый. Ошатмаса, имтиханны алып та тормый. Машинадан канәгать булса, янына утырып, шәһәргә чыгып китә: күзәтә, тикшерә. Имтиханны уңышлы тапшыручыларга бирелә торган G2 категорияле права да тулы хокук бирми. Full G категориясенә праваны, автомобильне шосседа йөртеп, тагын бер елдан соң гына алырга рөхсәт ителә. Шофер җитди кагыйдә бозып, правасын алдыра икән, ул шушы тәртипне яңадан үтәргә тиеш була. Мөгаен, шуңа күрә Канадада бөтенесе тәртипле йөртәләрдер. Канаданың Юл йөрү кагыйдәләре катлаулы һәм күп түгел. Нигездә, тизлек режимын бозмау, юл билгеләренә игътибарлы булу, кызыл төскә туктау турында искәртелә. Җәяүлеләрне үткәрергә кирәклегенә дә басым ясала. Кайсы очрак¬ларда нишләргә кирәклеге дә мисаллар белән аңлатыла. Канада светофорларында «җемелдәүче кызыл төс» сигналы бар. Ул туктап, бөтенесен үткәреп бетергәч, кузгалсаң да ярый, дигәнне аңлата. Автомобиль йөртүчеләр бер-берләренә сүгенмиләр, кычкыртмыйлар. Юл чатларында тизлекне киметеп кенә калмыйча, һичшиксез, туктыйлар. Уку йортлары тирәсендә яки балалар уйнау мөмкинлеге бул¬ган урыннарда «ясалма тигез¬сезлекләр» бар. Андый урыннарда тизлекне 30-40 км/сәгатьтән арттырырга ярамый. Янәшәдән барган җәяүлеләрне саклау өчен трасса чите буйлап «гусеницалы» трактор үткән кебек эзләр ясалган. Чөнки ерак юлга чыккан шоферларның «үз вазыйфаларын» автопилотка тапшырып, йокымсырап бара торган гадәтләре бар икән. Ялгыш җәяүле «өлешенә» керүчеләрне тә¬гәрмәчләрне дөбердәткән шул эзләр уята, ди.

УКЫТУЧЫ АБЫЙ

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/abeq.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="158" height="208" align="Left"]abeq.jpg (28.3 Kb)[/img][center][b]УКЫТУЧЫ АБЫЙ[/b][/center] Беренче тапкыр белем иленә аяк басканда, ягымлы карашы белән иркәләп, укытучы апа каршы ала... Юк, ялгышам, укытучы абый да синең беренче укытучың була ала икән. Казан шәһәрендәге 177нче мәктәпнең 1нче Д сыйныфы укучыларын Константин Родионов: «Исәнмесез, балалар, мин сезнең укытучыгыз»,– дип каршы алгач, Яна иптәш кызына борылып көлеп куя, башкалар да аңа кушыла. Әйе, ул вакытта балалар укытучы абыйлары Константин Александрович белән белем иленең могҗизалы серләрен ачачакларына ышанып бетмиләр. Белем илендә казына-казына, әлеге беренчеләр быел инде 4нче сыйныфта укый башлады. Шушы вакыт эчендә укытучы абыйлары аларны бер гаилә кебек туплап тотучы иң якын, кадерле, хөрмәтле икенче «әти»ләренә әйләнде.«Хәзер безгә параллель класслар да көнләшеп карыйлар», — ди Яна Маргарян. «Ул һәр фәнне җиңел һәм аңлаешлы итеп аңлата. Миңа математика аеруча ошый, аңа карап, үземнең дә киләчәктә башлангыч сыйныфларда укытасым килә», — ди Әмир Шәмсетдинов. Укуда гына тү¬гел, сыйныфтан тыш эшләрдә дә 4нче Д гел актив. Җитәкчеләре белән алар Мәскәү, Санкт-Петербург музей-күргәзмәләрендә белемнәрен баетып кайталар, Финляндиягә дә сәяхәт итәләр. — Укучыларым бик кызыксынучан, көн буена нинди генә сораулары белән мөрәҗәгать итмиләр! — Ки¬ләсе елга тагын беренчеләрне алам, — ди Константин Родионов. Ә укучылары исә укытучы абыйларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап калырга ашыкты. Кәефе һәрчак әйбәт, исәнлеге нык булсын, укучыларының уңышын күреп шатлансын. Әйе, авыр, әмма мактаулы һөнәр ияләре — укытучылар алдында без һәрвакыт бурычлы. Бәйрәм белән СЕЗНЕ! Редакциядән: укытучыларыгызга булган котлау сүзләрегезне сайтның форумы [url]http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=1064[/url] аша да җиткерә аласыз

Мөгалимнәр, барыгыз да якын сез безгә!

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/pucyhok.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="187" height="188" align="Right"]pucyhok.jpg (37.81 Kb)[/img][b]Укытучыларыма [/b] Гомерегез үтә безнең белән, Биргән белемегез бик тирән. Һәрчак тынгысыз сез, хәрәкәттә, Зур йөрәкле бит сез — мин беләм. Тормыш — иксез-чиксез дәрья кебек, Тирәнлеген белеп мин керәм. Чиксезлектән мәгънә табу өчен, Сезнең ярдәм кирәк — мин беләм. Мөгалимнәр, изге кешеләр сез, Күпме җылы бар бит бу сүздә! Барыгыз да бик-бик кадерле сез, Барыгыз да якын сез безгә! Гөлзилә ГАФУРОВА. Балтач, Салавыч. Сабырлык телим Мактаулы зур эшегездә Күп сабырлык телибез. Укучылар тырыш булсын, Тыныч үтсен көнегез! Хания ГОМӘРОВА. Ул булдыра Минем әни — укытучы, Белем бирә мәктәптә. Тыңламаган балаларны Ала кайчак әрләп тә. «Без булдырабыз!» — дигән сүз Гел әнинең телендә. Исәнлек телим мин аңа Бик җаваплы эшендә. Айгөл ГАБДЕЛХАКОВА. Саба, Шекше мәктәбе укучылары Әнием — укытучым Чистайның 3нче гимназиясе укучылары яза Әнием Альбина ана теле укытучысы булып эшли. Укучылары аны бик хөрмәт итәләр. Әнием төннәр буе дәфтәр тикшерә, планнар яза, дәрес¬ләре кызыклы үтсен өчен, ниләр генә эшләми! Мин йокларга ятканда да, иртән торганда да һаман үзенең эш өстәле артында нидер эшләп утыра. Әйтерсең, йокларга ятмаган да! Әнием миңа hәм сеңлем Риммага якын дус та, ышанычлы сердәш тә, үр¬нәк тә әле. Ул һәрвакыт чиста-пөхтә киенә, һәр сүзнең тәмен белеп сөй¬ләшә, беркайчан да урынсызга тавышын күтәреп, безне рәнҗетми. Авыр чакларда да, кечкенә генә шатлыгыбыз булганда да без әниебез янына ашыгабыз. Әнием — уңган хуҗабикә дә. Ул пе¬шергән өчпочмаклар, бәлеш-гөбә¬дия¬ләр телеңне йотарлык тәмле була. Без дә әниебез кебек булырга, аңа охшарга тырышабыз. Алсу ҖӘЛӘЛЕТДИНОВА, 6нчы В сыйныфы. Әнием Ләйсән Чистай шәһәренең 1нче мәктәбендә ана теле дәресләре укыта. Яз аенда тугангамы, яз кояшы кебек ягымлы, мәрхәмәтле, игелекле ул. Әтием белән бергәләп, өч баласын тәрбияли әнием. Нинди генә һөнәрләр белми ул! Бәйли, тегә, пешерә, тәрбияли, орыша, мактый, киңәш бирә, начарлыклардан кисәтә. Ничек өлгерә, ничек арымый икән? Иртәләрен назлап уятучы, изге теләк теләп мәктәпкә озатучы, тәмле ризыклар пешереп сыйлаучы да ул. Мин аның белән үземне бик бә¬хетле саныйм. Ранис ХӘЙРУЛЛИН, 11нче сыйныф.

10 ОКТЯБРЬ – “САБАНТУЙ” ГАЗЕТАСЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bezcfcc.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="172" height="199" align="left"]bezcfcc.jpg (45.8 Kb)[/img] [center][b]«САБАНТУЙ» КӨЙМӘСЕ[/b] Яңгыр коя бертуктамый, Давыл чыкты кай ара. Дулкын ярып, ишкәк ишеп, Кем кыю алга бара?! Бу — Шәвәли дустыбыз ич! Елмая әллә каян. Кәләпүшен кыңгыр салган, Җиңен сызганып алган. [/center]Мондыйда юлга чыгарга Кыюлык тапкан каян? Дуслары бәлага тарган, Бик авыр хәлдә калган. Һәммәсен коткарырга дип, Шәвәли көймә алган. Төлкеләрне, керпеләрне Шул көймәсенә җыйган. Куян, тиен, поши, болан – Барсы да ничек сыйган?! Гади көймә түгел лә ул, Исеме дә — «Сабантуй». Аңарда — иң якты хыял, Аңарда — иң татлы уй. Зил-зиләдән, афәтләрдән Тик ул гына коткарыр. Бар дусларын аяз көнгә Ул саклап алып барыр. Кем анда утырмый калган «Сабантуй» көймәсенә, Ышан аның һәрвакытта Ярдәмгә киләсенә. Әйдә инде, куркып торма, Кыю атла, түрдән уз. Бәла-казага тарганга Ярдәмгә кил, кулың суз! Бу «Сабантуй» көймәсендә Бар да туган, бар да дус. ЙОЛДЫЗ

КЫЗЫК!

$
0
0
МОНЫ БЕЛҮ – КЫЗЫК! АКШның легендар астронавты Нил Армстронг 83нче яшендә вафат булды. Ул 1969 елның 20 июлендә айга аяк баскан беренче кеше буларак тарихка кереп калды. Шунысы игътибарга лаек: Айда булып кайтканнан соң, астронавт, сәбәбен әйтеп тормыйча гына, Ислам динен кабул итеп, мөселман булган. Йолдыз сугышлары», «Күк патшалыгы», «Бэтмен» һәм башка фильмнар аша тамашачыга яхшы таныш актер, 60 яшьлек ирландияле Лиам Нилсон да Ислам диненә күчәргә җыена икән. Ул Төркиядә кино төшерән вакытта шундый карарга килгән. Нилсон католиклар гаиләсендә туып-үскән, балачакта хәтта чиркәүдә хезмәт иткән. Төркиядә биш тапкыр намазга чакырып яңгы¬раган азан тавышы аны тәмам әсир иткән. «Баштарак азан тавышы минем ачуны чыгарды, мин акылдан язар дәрәҗәгә җиттем. Ләкин тора-бара күңелемә шулкадәр тирән үтеп керде. Үз гомеремдә моннан да моңлырак, гүзәлрәк көй ишеткәнем юк иде», — дигән ул журналистларга. * * * Лондонда яңа туган малайларга хәзер Джон түгел, ә Мөхәммәд исемен кушалар. Бу Пәйгамбәр исеме бүген бөтен дөньяда иң киң таралган исем. * * * Гарәп теле дөньяда иң кызык һәм гаҗәеп телләрнең берседер, мөгаен. Аның язу имласы да төрле мәгънәви образларны үзенчәлекле итеп сурәтли. Игътибар белән карасаң, мәчет, агач, кораб һ.б. формаларда ясалган хәрефләрне күрергә була. Гарәп каллиграфиясе — ул сәнгатьнең кабатланмас төре. Тамырлары ислам динендә кеше һәм хайван сурәтләрен ясау¬ны тыю чорына барып тоташа. Моның бер дәлиле булып, мәчет¬лә¬ребездә «Аллаһ» сүзе бизәкләп ясалган шамаилләр тора. * * * Ә иң кызыгы шунда, гарәп хәреф¬ләренең язылышында да ниндидер тирән мәгънә ята. * * * Билгеле булганча, Адәм (сгв) — ул иң беренче кеше, бөек пәй¬гамбәр. Адәм сүзе язылышы буенча 3 хәреф¬тән тора: «әлиф», «дәл», «мим». «Әлиф» — ул кыям (намаз вакытында басып торучы), «дәл» — намаз вакытында билдән бө¬гелгән , «Мим» — сәҗдә кылучыга охшаган. Моннан без шундый нә¬тиҗә ясый алабыз: кеше — Аллаһы Тәгаләгә табыныр өчен яратылган җан иясе.

«Аллаһ» сүзе язылган

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/shamail.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="166" height="147" align="Right"]shamail.jpg (24.08 Kb)[/img],,Энҗе тезәр чаклар,, Элек һәр татар өе түрендә Коръән сурәләре язылган шамаил эленеп торган, ул әлеге йортны һәм аның хуҗаларын яманлыктан саклаган. Еллар узган, шамаилләргә искелек калдыгы дип караучылар булган, алар тормыш-көнкүрешебездән бөтенләй югала язганнар. Ярый әле, яңарыш җилләре исеп, милләтебез кыйблага таба борылды, динебезгә һәм шамаилләргә дә караш үзгәрде. Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда танылган шамаилче ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Нәкыйп Нәккашның «Энҗеләр тезәр чаклар» исемле күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә чын сәнгать әсәре булырдай йөзләгән шамаил һәм шәхси тугра куелган. Алар ислам традицияләрен саклап эшләнгән, милли бизәкләребез белән бизәлгән, бөтен шартын туры китереп, пыялага ясалган. Нәҗип Нәккаш — танылган рәссам Бакый Урманчедан дәресләр алган бәхетле шәкерт. Казан дәүләт университетында укыганда гарәп теле укытучысы Лена Таҗиеваның яраткан студенты булган. Хәзер ул үз осталыгын «Әлиф» төркеме рәссамары белән уртаклаша, аларга гасырлар дәвамында сакланган сәнгатьнең серләрен өйрәтә. Күргәзмә залларында йөргәндә мин Казан кызы Ләйлә Шәмсутова белән таныштым. Әтисе «Әлиф» төркеме рәссамы булгач, ун яшьлек Ләйлә дә бу серле иҗатка тартыла башлаган. Ул миңа уңайсызланып кына беренче шамаилен күрсәтте: ак кәгазьгә «Аллаһ» сүзе язылган. Ләйләнең иҗатын күреп, сөенеп куйдым, димәк, сәнгатебезнең бу төре югалмаячак, киләчәккә дә барачак.

Ник? Нигә? Ник алай?

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/2_htyr.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="180" height="120" align="Left"]2_htyr.jpg (23.05 Kb)[/img][b]Рентген «Үз» нурын ничек ачкан? [/b] 1895 елның 5 ноябрендә немец физигы Вильгельм Конрад Рентген (1845-1923) катод нурларының люминесценция китереп чыгаруын тикшерү буенча тәҗрибә үткәрә. Нәтиҗәсе күзгә яхшырак күренсен өчен, электрон-нур торбасын һәм люминесценция бирүче матдәне ул кара катыргы тартмага урнаштыра. Лабораториянең тәрәзәләрен пәрдә белән томалый. Электрон-нур торбасын кабызгач, ул бүлмәнең бер өлешендә яктылык балкып китүен, яктылыкны барий платиноцианиды белән буялган кәгазь бите чыгаруын күрә. Рентген моңа бик гаҗәпләнә: нурлар ничек тартма стенасы аша үтеп, кәгазьне «яктырырга» мәҗбүр итә? Ул электрон-нур торбасын сүндерә — кәгазь дә «сүнә». Яңадан кабыза — яңадан яктылык. Рентген кәгазь битен икенче бүлмәгә чыгарып, торбаны кабыза — кәгазь дә яктылык чыгара башлый. Галим электрон-нур торбасында катыргы аша гына түгел, ә бәлки стена аша да үтеп чыга алучы нурланыш барлыкка килүенә төшенә. Бу нурларның нинди нурлар булуы мәсьәләсендә берни белмәгәнлектән, ул аларны «икс-нурлар» дип атый. Аннан соң галимнәр бу нурларга «рентген нурлары» дигән исем бирә. Ә шуларны ачкан Рентгенга 1901 елда физика өлкәсендә Нобель бүләге бирелә. Ачык күз белән төчкереп буламы? Юк. Төчкергән мизгелдә кешенең күзе үзеннән-үзе ябыла. Бу болай аңлатыла: без төчкергәндә баш сөяге эчендәге басым бик нык күтәрелә. Ачык күз белән төчкерү куркыныч — күзегез чокырыннан атылып чыгарга мөмкин.

СОРАУ

$
0
0
[b]СОРАГЫЗ — ҖАВАП БИРӘБЕЗ[/b] «Кул бармакларында «эт тырнаклары» барлыкка килә башлады. Алардан ничек котылырга икән?» Лимон яки бергамотның 5-10 тамчы эфир мае салынган җылы суда кул тиресен йомшартыгыз. Эт тырнакларын йолку өчен махсус эскәк алыгыз. Эт тырнагын тартмагыз, ә эскәк белән сак кына «тешләп-тешләп» алыгыз. Тире артык тупас икән, тырнак читендә ертылган урыннар булмаса, аны тырнак игәве белән шомартып җибәрергә кирәк. Эт тырнагыннан котылганнан соң, тырнак тирәсендәге тирене тукландыргыч кремнар, майлар, йомшарткыч ванналар ярдәмендә даими тәрбияләү турында да онытмагыз.

Спорт бәйрәме

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/cflbr.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="180" height="139" align="Right"]cflbr.jpg (39.84 Kb)[/img][b]Көзнең матур чаклары[/b] Алып баручы (Ләбиб Леронның «Яфрак бәйрәме» шигыреннән өзек укый). Яңгыр түгел, кар да түгел, Яфраклар ява җиргә. Көз турында җыр җырлыйм мин — Кушыл син яңа җырга. Сары, сары, сап-сары Агачның яфраклары. Җил исә, ява яфрак — Көзнең матур чаклары. (Төрле төстәге яфракларны очыртып жибәрә.) Балалар, карагыз әле, яфраклар белән бергә безгә ниндидер хат очып төште. Анда нәрсә язылган икән? (Укый.) «Исәнмесез, балалар! Минем урманымда хәзинә яшерелгән. Төрле каршылыкларны үтә алсагыз, ул хәзинәне таба алырсыз. Мин сезне урманга чакырам. Алтын көз». Димәк, бу хат Алтын көздән очып килгән. Сез әзерме урманга хәзинә эзләргә барырга? Балалар. Әзер! Алып баручы. Тигез юл буйлап, Балалар бара. Тигез юл буйлап, Ашыкмый атлап. (Атлап баралар.) Зур, зур ташларны Сикереп үтәләр. (Ике аякта сикереп баралар.) Һәм көтмәгәндә Егылып китәләр… Бух! (Тукталып калалар, чүгәлиләр.) Балалар бара Тигез юл буйлап, Тигез юл буйлап, Ашыкмый атлап. (Атлап баралар.) Алып баручы: беренче тукталыш — урман юлы буенда урнашкан авыл. Анда көзге уңыш җыю бара. Халык кышка әзерләнә. Балалар, безгә аларга булышырга кирәк. 1. «Җиләк-җимеш җыю» (уртанчылар төркеме). Уен ике командага бүленеп үткәрелә. Кечкенә пакетка берәр җиләк-җимеш салына һәм бауга бәйләнеп куела. Балалар, йөгереп барып, аны тартып алалар, кәрзингә илтеп салалар. Беренче килгән команда җиңүче була. 2. «Уңыш җыю» (зурлар төркеме). Уен ике командага бүленеп үткәрелә. Һәр командадан берәр бала кашыкка бәрәңге салып йөгерә. Кайсы команда беренче килә, шул җиңүче була. 3. «Яшелчәләрне базга салу» (мәктәпкә әзерлек төркеме). Кәрзиннән бер «яшелчә»не (тупны) алып, төрле каршылыкларны үтеп, аны кәрзингә салу. Каршылыклар: — кыршаудан чыгу; — елан кебек кегли арасыннан йөгереп бару; — сикерү (3 тапкыр); — йөгереп, кире кайту. Алып баручы: икенче тукталыш — урман. Балалар, без урманга килеп тә җиткәнбез. Тирә-ягыбызга карыйк әле, агачлар бик күп күренә. Менә җил исеп үтте. Матур сары яфраклар Җил белән очып китте. Яфракларны җыйганда, Игътибарлы булыгыз! Һәр яфракны үзенең Агач төбенә салыгыз. «Агачны таны» уены. Һәр төркемнән берәр бала өрәңге, каен, миләш яфракларын дөрес итеп үз агач төбенә салырга тиеш. Алып баручы: Урманда табигать нинди матурланган, төрле матур төсләргә кергән. Сокланып туя алмаслык булган. Анда очраган каршылыкларны үтәргә сез әзерме?.. [u]Язманы тулысы белән “САБАНТУЙ” газетасының 13нче октябрь саныннан таба аласыз. [/u] Ләйсирә ВӘЛИЕВА, 2нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе. Балтач.

Мәктәп

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imenihgh.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="195" height="140" align="Left"]bez_imenihgh.jpg (32.48 Kb)[/img][b]Дәрес беткәч...[/b] Соңгы елларда дәресләр тәмамлану белән мәктәпләр бушап кала башлаган иде. Быелгы август киңәшмәсендә «Дәрестән соң мәктәп» дигән проектка старт бирелде. Аның буенча, мәктәптә белем алудан тыш, укучылар үзләренең сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә тиеш. Ягъни, спорт белән шөгыльләнү, түгә¬рәкләрдә төрле һөнәрләр үзләштерү. Питрәч районында, мәсәлән, укучылар Мәдәният йорты каршындагы яшь биючеләр, хоккейчылар, татарча көрәш осталары, тхеквондчылар, велотуристлар түгәрәгенә йөриләр. Көз — җәен тир түгеп үстергән уңышың белән горурлана торган вакыт та. Питрәч малай-кызлары каникулда бер дә ял итми эшләгәннәр, диярсең. Белкино укучыларының помидорлары һәрберсе бер килодан артса, Кощак мәктәбе тәҗ¬рибә участогында үскән виноград тәлгәшләре күзләрне камаштыра, татлы тәменнән телеңне йотарлык. Тир түгеп эшләгән хезмәтеңә иҗат фан¬тазияңне кушып башкаларга тәкъдим итү дә — үзе зур талант. Кәбестәдән ясалган аккошлар, суган Чипполино яныннан сокланмый үтеп булмый. Кибәч мәктәбе яшь тех¬никлары ясаган макетлар, де¬тальләр дә игътибарны үзенә җәлеп итә. Район җитәкчесе Шәйхулла Насыйбуллин: «Өс¬тәмә белем бирү өлкәсендә техник иҗат — төп юнәлеш. Бу өлкәдә алга китеш бар, шулай да районыбызны тагын да үстерү өчен төзүчеләр, инженерлар, механизаторлар кирәк әле. Үз тәҗрибә фермалары булган Шәле мәктәбенең күрсәткечләре әйбәт, киләчәктә алардан тагын да яхшырак нәтиҗәләр көтәбез. Башка мәктәп укытучылары алдына да әлеге тармакны үстерүче яңа программа белән эшләү максаты куелды. Пановка мәктәбе укучыларына исә велотуризм «җене кагылган». Игорь Шпагинның хезмәте хөрмәткә лаек — укучылары республика чемпионнары», — диде. — Без мәктәптә балаларга сыйфатлы белем бирергә, ә дәресләрдән соң үзләренә ошаган өлкә буенча сәләтләрен ачарга, мөмкинлекләрен үс¬терергә, һөнәр сайларга булышырга тиеш, — ди районның Мәгариф бүлеге башлыгы Зө¬фәр Рәхмәтуллин. Әйе, тырышканнар белемен дә ала, җырларга-биергә дә өлгерә, күңе¬ленә ошаган шөгыль дә таба. Узган уку елында Питрәчнең Ленино-Кокушкино, Татар Тау иле, Күн мәктәбе укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыйган. «Мәгариф» милли проектында укытучылар Галина Тимофеева һәм Светлана Гобәева Россия грантына, 54 укытучы «Безнең яхшы укытучы» конкурсы җи¬ңүчесе исеменә ия булган.

Ни хәлең бар, мәктәп?

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/rkfccc.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="198" height="134" align="Right"]rkfccc.jpg (22.26 Kb)[/img]«[b]БЕРЕНЧЕ»ЛӘР[/b] Тәүге тапкыр белем иленә аяк баскач, алда яңа дөнья ачылган кебек була. Укырга-язарга өйрәнү, яңа дуслар, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу, чынлап та, гаҗәп бит, әйеме? Уку елы башланганга әле күп вакыт узмаса да, быелгы беренчеләр мәктәпкә ияләшеп, аны үз итәргә өлгерделәр инде. Яшел Үзән шәһәрендәге 1нче лицейның 1нче сыйныф укучылары да мәктәптә үзләрен чын хуҗаларча тота. Мин аларны мәктәп китапханәсендә очраттым. Анастасиягә математика һәм рәсем дәресләре күбрәк ошый икән. «Әнием мине санарга күптән өйрәттеКибеттә әйбер сатып алганда, акчаларны миңа саната. Хәзер мәктәп ашханәсеннән өчпочмак, сокны үзем сатып алам. Кушарга, алырга өйрәтүче тылсымлы таякчыкларым бар, алар да миңа ярдәм итә.» — Фантастик хикәяләр укырга яратам, — дип сүзгә кушылды янәшәдә утыручы Алинә. — Без хезмәт дәресендә пластилиннан төрле фигуралар ясыйбыз. Кичә әвәләгән ләкләгемә «биш»ле алдым. Арсен киләчәктә хокук сакчысы булырга хыяллана, ә Камилә: «Минем миллионер буласым килә, үз акчама зур ресторан төзетер идем дә, барлык балаларның туган көннәрен шунда бушка гына уздырыр идем», — ди. Бу очрашудан соң башка балаларның да ни турында хыяллануларын беләсем килде. Казанның 34нче мәктәп укучылары белән әңгәмә кордым. Камилә рус һәм татар телен үз итәргә өлгергән. Бүгенге дәрескә ятлап килгән «Мин яратам сине, Татарстан!» шигырен сөйләп тә бирде. Бер партада утыручы Камил белән Венера, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, математикага әзерләнәләр. Алар бер балалар бакчасына йөргәннәр, хәзер бер сыйныфта укыйлар. Гомумән, монда кечкенәдән бергә уйнап үскән балалар җыелган. Малайлар шуклыклары белән төрткәләшеп алсалар да, укуда бер-берсенә булышырга гына торалар. Киләчәктә такси йөртергә хыялланучы Камилгә дә Венера: «Әлегә безгә тырышып укырга кирәк», — ди. Хыялланырга яратучы малай-кызларның уй-теләкләре тормышка ашуын телим.

Көз

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/ruuua.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="195" height="188" align="Left"]ruuua.jpg (47.46 Kb)[/img][b]Көзге сагыш[/b] Көзләр килде янә туган якка, Моңсу көннәр инде башланды. Ераклаша җәйләр — тау битендә Җиләк җыеп йөрдек кайчандыр… Көннәр буе көзге ачы җилләр Тәрәзәгә кагылып үтәләр. Һич туктамый, бер дә армый-талмый, Ява яңгыр кич һәм иртәләр. Ә күк йөзен, мәңге ачылмас күк, Томалаган кара болытлар. Кояш инде бер дә чыкмас кебек – Күңелемдә тирән сагыш бар… Киләчәк күрсәтер! Җәйге таңда торып чыктым бакчаларга, Ишетергә сандугачның тавышларын. Ниләр диеп сайрый икән бу сандугач, Әллә инде баса шулай сагышларын? Ниләр булды, кошчыгым, Ник өзелә үзәгең? Әйтче миңа, яшермичә, Эчеңдәге серләрең! Җәйге таңда торып төштем чишмәләргә, Тутырып алдым ул чишмәнең саф суларын. Чишмәкәем ага шулай ярсып-ярсып, Җиткерергә тели, ахры, үз уйларын. Ник ярсыйсың, сөйлә миңа, Нигә моңлы тавышың? Юлларыңны югалттыңмы – Ярга сыймый агышың. Сез күрегез, әкрен генә ал таң ата, Кояш үрли күккә, елмая-елмая. Чишмәкәем, зинһар өчен, өзгәләнмә, Сандугачым, сайра гына, тик елама! Төн артыннан һәрчак кояш чыга – Тормышта да шулай, күрәмсең. Хисләреңнән көлеп, елатсалар, Килер бер көн, син дә көләрсең! Китмә… Укы, дустым, минем күзләремдә Беркем аңламаган моңнар бар. Шаулы диңгез кебек күңелемдә Сиңа таныш түгел уйлар бар. Китмә, дустым, китмә, сиңа гына Әле сөйләнмәгән сүзләр бар. Йөрәгемнең тирән бер җирендә Син белмәгән яш(е)рен серләр бар. Гөлзилә Гафурова. Балтач, Салавыч. Бирмәмен беркемгә Мин сине бирмәмен беркемгә, Калканың булырмын — яуса ук. Мәхәббәтне бүлгәләргә минем Беркемнең дә әле хакы юк. Тибрәтермен сөю бишегендә Моңлы-җырлы сазларым белән. Бәйләп куярмын йөрәккә Кайнар назларым белән. Гөлләр булып сокландырырмын да Күңелеңне хәйран итәрмен. Көзләреңне язлар итәрмен мин, Кышларыңны җәйләр итәрмен. Бирмәм сине беркемгә дә, бәгърем, Бирмәм хәтта кара үлемгә. Караңгы төннәрдә ялгызың калганда, Йолдызлар сибәрмен күңелеңә. Азат ГАЛЛӘМОВ. Казан, 4нче гимназия. Шигъри хат Утырдым да, хатлар яздым әле. Укырсыңмы, белмим — тик яздым. Хисләремне белдерәсем килде – Бер яздым да инде, бер сыздым. Ничек аңлатырга мәхәббәтне, Ничек аңлатырга хисләрне? Ничек әйтсәм, син аңларсың икән Күңелдәге матур сүзләрне? Төшләремә керәсең дә, үзең Чакырасың мине артыңнан. Мин атламыйм, чабам гына бары – Төшләремә инде ышанган. Ә өнемдә үтеп китәсең син, Хисләремне, никтер, сизмисең. Минем күзләр әллә аңлатмыймы, Әллә, бәлки, үзең күрмисең? Өметемне инде өзә барам, Сине күрсәм, хисләр яңара. Көтә-кәтә, йөрәккәем яна, Мәхәббәтең нигә соңара? Альмира ДӘҮЛӘТОВА. Саба, Сатыш.

Айдар Гыймадиев

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/aidar_red.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="172" height="157" align="right"]aidar_red.jpg (14.79 Kb)[/img] [center][color=''green''][b] Гыймадиев Айдар Марс улы “Сабантуй” газетасының баш мөхәррире [/b][/color] [/center] [b]Кайчан һәм кайда туды:[/b] Татарстанның Биектау районы Зур Битаман авылында 1971 елның 13 гыйнварында укытучылар гаиләсендә туа. [b]Белеме:[/b] Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. 1993 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Соңрак шунда ук аспирантурада белемен күтәрә. [b]Хезмәт юлы:[/b] Казанның 4 нче гимназиясендә гарәп теле укытучысы, «Айфара» музыкаль төркемендә вокалист, «Ватаным Татарстан» газетасында корреспондент, «Татарстан» журналында бүлек мөхәррире, «Ялкын» журналында һәм «Сабантуй» газетасында баш мөхәррир урынбасары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының телләрне үстерү бүлегендә баш референт һәм бүгенге көндә — “Сабантуй” газетасының баш мөхәррире. [b]Хоббие:[/b] Яраткан спорт төре — волейбол. Гаиләсендә малай һәм кыз үстерә.

Газета турында

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/pekkfvf.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="149" height="212" align="Left"]pekkfvf.jpg (23.62 Kb)[/img][center][b]Балачак – кеше тормышының гаҗәеп гүзәл мизгеле. “Сабантуй” газетасы да балачакны, малай-кызларның ихлас күңелләрен, алар кылган эш-гамәлләрен чагылдыручы көзге кебек. Бүгенге балаларның үз дөньялары, уй-хыяллары, теләк омтылышлары бар. “Сабантуй” газетасының максаты – замана балаларының иҗтыяҗларын канәгатьләндерү, аларны тормыш баткагында югалып калмаска өйрәтү. “Сабантуй” да чыныгу алган малай-кызлар тормыш дигән олы сабантуйда да сынатмаслар. [/b][/center][b]Баш мөхәррир:[/b] Гыймадиев Айдар Марс улы. [b]Гамәлгә куючы:[/b] ОАО «Татмедиа» [b]Укучылары:[/b] 9 яшьтән 13 яшькәгә кадәр балалар, әти - әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар. [b]Күләме һәм форматы:[/b] А3, 8 бит. [b]Даимилеге:[/b] атнага 1 тапкыр, шимбә чыга. [b]Таралу рәвеше:[/b] абунә белән. [b]Таралу майданы:[/b] Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Самара, Оренбург, Түбән Новгород, Киров, Пермь, Свертлау, Ханта-Мансийск, Төмән өлкәләренә тарала. [u]"Сабантуй" газетасы турында тасвирнамә.[/u] "Сабантуй"- балалар һәм үсмерләр өчен чыга. Эчтәлеген тематикага караган мәкаләләр, хикәяләр, шигыръләр, әкиятләр, башваткычлар, рәсемнәр, фотосүрәтләр, танылган язучы-шагыйрьләрнең язмалары тәшкил итә. [u]Элемтә өчен[/u] [b]Почта адресы:[/b] 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт. [b]Тел/факс:[/b] 562–11–85; 562–12–25 (баш мөхәррир); 562–11–80 редакция. [b]Электрон адрес:[/b] sabantui@bk.ru [b]Интернет сайт:[/b] www.sabantuy.net

ҖЫР-МОҢ

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_ime55oi.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="195" height="179" align="Right"]bez_ime55oi.jpg (27.93 Kb)[/img][b]ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ ТАТАР «ИДЕЛ»Е[/b] Казанның 7нче номерлы «Идел» музыка мәктәбе милли сәнгатьне үстерүгә һәм иҗади шәхес тәрбияләүгә зур игътибар итүче мәдәни үзәк булып тора. Аннан 600дән артык малай һәм кыз укып чыккан. Биредә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча максатчан эш алып барыла, башкалабызда беренчеләрдән булып, уку программасына татар музыка әдәбияты курсы кертелгән. Ул танылган татар композиторы Ш.Шәрифуллин һәм В.Дулат-Алееваның «Татар музыка әдәбияты» дәреслеге буенча алып барыла. Соңгы елларда мәктәптә 4-6 яшьлекләр өчен «Каруселька» дигән әзерлек бүлеге, 12-18 яшьлекләргә эстетик-инструменталь һәм курайчылар бүлекләре дә ачылган. Ел саен «Идел» укучыларының «Казан йорт» район фестивалендә, М.Мозаффаров исемендәге шәһәр бәйгесендә, «Моңлы курай» фестивалендә, «Халык моңнары» конкурсында, хореографик коллективларның «Түгәрәк уен» бәйгесендә, С.Садыйкова исемендәге республика конкурсында, «Энҗеләр» балалар конкурсларында катнашуы матур традициягә әйләнгән. Музыка сөючеләр мәктәптә ТР Композиторлар берлеге әгъзалары А.Шәрәфиев, Л.Хәйретдинова, И.Байтирәк, яшь композиторлар Г. Тимербулатова, Л.Таһирова белән очрашканнар. Танылган татар композиторы Салих Сәйдәшевның 100 еллыгына багышлап, укулар оештырылган. Һәр язда, бөек Тукайның туган көне алдыннан, «Идел» укучылары шагыйрь музеенда зур концерт программасы белән чыгыш ясыйлар. Музыка мәктәбендә, сәләтле балаларга ярдәм йөзеннән, «Биш йолдыз» проекты эшләп килә. Аларның дүрт укучысы — Гөлназ Әхтәмова, Алинә Булатова, Әдилә Батырханова һәм Анна Хашова — шәһәр мэры стипендиатлары. «Идел»нең «Балалар опера студиясе» дә игътибарга лаек. Мәктәпнең өлкән һәм кече хор төркемнәре М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрының «Борис Годунов» (М.Мусоргский), «Пиковая дама» (П.Чайковский), «Тоска» (Д.Пуччини) спектакльләрендә катнаша. Ә малайлар хоры Р. Әхиярованың Г.Тукай тормышына багышланган «Шагыйрь мәхәббәте» дигән яңа татар операсында җырлый. Бу хор Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале кысаларында ел саен опера театрының олы сәхнәсенә чыга. [u]Язманы тулысы белән “Сабантуй” газетасының 27нче октябрь санынан укый аласыз. [/u]

интернет-ресурслар

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/lfqcfy.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="133" height="180" align="Right"]lfqcfy.jpg (7.28 Kb)[/img][img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bbbbel.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="123" height="170" align="Left"]bbbbel.jpg (7.66 Kb)[/img]Җ[b]ӘҮҺӘРЛӘРНЕ КӨЗЕН САНЫЙЛАР[/b] Матур бер традициягә әйләнеп баручы «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе инде өченче ел рәттән уза. Бәйге татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, сайт авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла. Ул җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты һәм күпсанлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла. Елдан-ел бәйгегә кабул ителгән интернет-проектларның саны арту әлеге башлангычның дәвамлы булуын раслый. Сайтларның сыйфаты да яхшыра. Быел бәйгегә катнашырга теләк белдереп, 54 гариза килгән, алар арасыннан 25 интернет-проект финалга чыккан. Катнашучылар арасында Татарстан, Башкортстан, Америка интернет-проектлары бар иде, финалга татарстанлылар гына чыга алды. Конкурс җиде номинациядә («Укытучы-җәүһәр», «Белемле гаилә — нур чәчеп торган җәүһәр», «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр», «Башлангыч белем учреждениесе — җәүһәрләр чыганагы», «Урта белем учреждениесе — җәүһәрләр чыганагы», «Укучы-җәүһәр» һәм «Югары уку йорты — җәүһәр чыганагы») уздырылды. Әйтергә кирәк, иң күп интернет-проектлар «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» һәм «Укытучы — җәүһәр» номинацияләрендә катнашкан. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, «Белем җәүһәре» исеме интернет-проектка бер мәртәбә генә бирелә ала. Әлеге исемгә лаек булганнар «Белем җәүһәрләре» исемлегенә кертелеп, татар интернетында башка сайтлар өчен үрнәк булып тора. Узган ике елда мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә караган татар телле 8 интернет-проект «Белем җәүһәре» исеменә лаек булган иде. Быел бу исемлек тагын 6 интернет-ресурс белән тулыланды. Алар: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Рәүф кызы сайты, «Саулыгым — байлыгым« сайты, «Күңелле татар теле« сайты, «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» сайты, «Ялкын» журналы сайты, «Балачак.ру — әниләр һәм бәбиләр» сайты интернет-проектлары. Конкурс җиңүчеләрен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә бүләкләделәр. Бәйгенең беренче елында ук үзе дә «Белем җәүһәре» җиңүчесе булган «Сабантуй» газетасы быел «Укучы–җәүһәр» номинациясе җиңүчеләрен «Саулыгым — байлыгым» moe-zdorovie.jimdo.com; «Туган авылым минем — Аккүзем» akkuzsait.jimdo.com; «Актанышым ак илем» bugadiakt.jimdo.com сайтларын ярты еллык подписка белән бүләкләде. «Саулыгым — байлыгым« сайты җитәкчесе Ләйсән Мәтҗанова (уңда) — Сарман гимназиясенең 6нчы сыйныф укучысы. Киләчәктә ул балалар табибәсе булырга хыяллана. Шул хыялы аны әлеге сайтны ясарга этәрә дә инде. «Туган авылым минем — Аккүзем» сайты җитәкчесе Ралина Хисамова (сулда) — Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы. «Мин үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк дип уйлыйм. Кечкенәдән ук тирә-юньдәге табигать, тормыш — көнкүреш белән кызыксына башлыйсың» — ди ул. Ләлә ЗӘЙНУЛЛИНА.

Авырмагыз!

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imeni1278o.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="191" height="142" align="Left"]bez_imeni1278o.jpg (27.65 Kb)[/img]Авырганыгыз бармы? Ә сырхауханәдә ятарга туры килгәне булдымы? Чир бик көчле булмаганда, бәлки, мәктәпкә бармыйча бера-а-а-аз гына авырып алу кызык тоелса да, күпкәрәк китсә, туйдыра ул. Уколлар, дарулар, анализлар, тагын әллә нинди дәвалау чаралары… Көннәр барысы да бертөрле, ялыктыргыч булып тоела башлый. Өйдә яки сырхауханәдә авырып ятканда, иң күңеллесе, беләсезме, нәрсә? Әлбәттә, кунаклар килү. Туганнарың, дусларың, классташларың килсә, и күңелле була да инде. Алар алып килгән алмалар дөньядагы иң тәмле ризык булып тоела, алар сөйләгән мәктәп хәлләре дә шулкадәр кызык була, математика дәресенең контроль эшләренә кадәр сагындыра. Ә сырхауханә өеңнән еракта булып, классташларың-дусларың килеп йөри алмаса, нишләргә? Республика балалар клиник сырхауханәсенең нефрология бүлегендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән балалар ята. Табиблар һәм шәфкать туташлары никадәр әйбәт булмасын, алар да еш кына күңелсезләнәләр, моңсуланып, әти-әниләрен сагыналар. Шундый моңсу көннәрнең берсендә клиник сырхауханәнең нефрология бүлегенә погонлы абыйлар килеп керде. Юк, юк, алар тәртип бозучыларны эзләп кисәтү ясарга килмәгәннәр иде. Кунаклар бүлектәге 40 балага чын бәйрәм ясадылар. Казан шәһәренең Идел буе районы ЮХИДИ бүлеге пропаганда инспекторы Рамил Тимамиев сырхауханә пациентларына юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерде. Бу искә төшерү ниндидер ялкыткыч лекция дип уйлый күрмәгез: балалар уеннар уйнап, «Смешарик»лар турында мультиклар карап, юлларда сак булырга кирәклеге турында өйрәнделәр. Дөресрәге, белгәннәрен яңарттылар. Белмәгәннәргә аңлаттылар, белгәннәргә кабатлаттылар. Соңыннан биремнәрне дөрес эшләүчеләргә дә, бик үк дөрес эшләмәүчеләргә дә бүләкләр — альбомнар, браслетлар, ЮЙК буенча өстәл уеннары тараттылар. «Балаларга ЮЙК турында уен формасында аңлату зарур. Без максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Акциябез файдалы да, кызыклы да булды», — ди «погонлы кунак» — пропаганда инспекторы Рамил Тимамиев. Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Уйлап кара

$
0
0
[b]СИНЕҢЧӘ НИЧЕК?[/b] Бу халык Антарктидадан башка барлык континентларда да яши. Төрле билгеләмәләр буенча, Европада аның саны 8 миллионнан 12 миллионга кадәр (!) җитә. Лингвистик һәм генетик тикшеренүләр буенча аларның бабаларының бабалары Һиндстаннан чыккан. Шуңа күрә һинди телендәге гади җөмләләрне аңлыйлар, ә һинд кинофильмнарын тәрҗемәсез дә карый алалар. Рус жаргонындагы «лавэ» сүзе алар теленнән алынган. Ул «акча» дигән мәгънәне аңлата. Кайсы халык турында сүз бара? Шуңа күрә һинди телендәге гади җөмләләрне аңлыйлар, ә һинд кинофильмнарын тәрҗемәсез дә карый алалар. Рус жаргонындагы «лавэ» сүзе алар теленнән алынган. Ул «акча» дигән мәгънәне аңлата. Кайсы халык турында сүз бара? А. МОЛДАВАН. Б. РУМЫН. В. ЧЕГӘН. Кадерле дуслар! Җавапларыгызны редакциягә юллаганда, 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен «Сабантуй»га язылу квитанциясенең күчер¬мәсен дә җибәрергә онытмагыз. Беренче булып җавап биргән 3 укучыны автографлы китаплар көтә. Җавапларыгызны 15 ноябрьгә кадәр кабул итәбез.
Viewing all 443 articles
Browse latest View live