Quantcast
Channel: Сабантуй
Viewing all articles
Browse latest Browse all 443

ЧАҢ

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/fgfgf1.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="247" height="161" align="Right"]fgfgf1.jpg (42.1 Kb)[/img][u]Ак Бүре.[/u] Димәк, Бака белән Керпене үзебез белән алмыйбыз. (Серле итеп.) Кем бу ике урмандашын үзләре белән алмыйбыз ди, кулларын күтәрә. (Бер-берсенә карашалар. Төлкедән башкалар кулларын күтәрми.) [u]Тамчыгөл.[/u] Барыгыз да бер теләктә булсагыз гына бу зур эшкә алынып була, дусларым. Тавышлар. Төлке, төшер кулыңны. – Теләми икән — үзе калсын, без Керпе белән Баканы алырга риза. – Ярар, аларны гына аерып калдырмыйк. [u]Тамчыгөл. [/u]Бу бик җитди сәфәр. Башта һәммәбезгә бик ныклап уйланырга, аннан соң гына язылырга кирәк. [u]Ак Бүре.[/u] Юлда башбаштаклыклар булмасын, карагыз аны. Тамчыгөл. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, ди халык мәкале. Бер-берегезгә шәфкатьле, ярдәмчел булсагыз гына, кыен хәлдә бер-берегезне ташлап китмәсәгез генә без Рух тавына барып җитәрбез, Рух тавының түбәсенә күтәрелә алырбыз. Һәм үзебез дә бары шул вакытта гына көчле Рухка ия булырбыз! [u]Аю.[/u] Ай-яй, шактый куркыта бит бу сәфәр. Барып җитеп булыр микән? Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА Пьессаның башы азагы газетаның үткән һәм киләсе саннарында.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 443