Quantcast
Channel: Сабантуй
Viewing all articles
Browse latest Browse all 443

Төймәгә басып кына...

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/qaqqqq.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="235" height="166" align="Left"]qaqqqq.jpg (29.13 Kb)[/img]Казан шәһәренең 19нчы гимназиясен хәзер шаяртып, “электрон” гимназия дип атый башладылар, “Төймәгә басып кына яшиләр”, диләр. “Дөресе дә шул: без инде күптән интернет белән уртак тел таптык, — ди укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Вадимовна Сахеева. — Узган уку елында электрон журналлар куллана башладык. — Дөрес, укытучы дәрескә гади журнал тотып керә,билгеләрне дә гади ручка белән куя. Ә дәресләр тәмамлангач, ул билгеләрне интернеттагы махсус сайтка кертә. Бер караганда, укытучыларга эш арта, ләкин икенче яктан...” Әйе, гади көндә-леккә куелган “2”ле белән ”3”лене бик тырышканда, әти-әнигә күрсәтми калырга да була. Ә биредә — юк. Сайтны ачуга — алган билгеләрең уч төбендәгедәй күренә. Шелтә сүзләрен,рәхмәтләрен дә укытучылар интернет аша гына язалар икән. “Баштарак әти-әни-ләр минем улым алган “2”лене бөтен дөнья белер, дип куркуга калдылар, — ди Наталья — Вадимовна. Ләкин һәр гаиләнең үз пароле — конфиденциальлек гарантияләнә”. Гимназиядә хәтта ашханәдә туклану да электронлашкан. Укучыларыбыз махсус пластик картаны махсус аппаратка керткәч, экранда рәсемле көндәлек меню күренә. Теләгәнеңне сайлап ал! Ул — кызларының көне буе ни белән тукланганнарын әти — әниләр дә белеп тора, бу мәгълүмат та интернет аша гаилә сайтына бара. Гимназия коридорында пластик картаны тулыландыру аппараты куелган.Балаларының чипсы кимереп,кола суырып йөрмәгәнен белү — әти-әниләргә дә рәхәт. Болар 19 нчы гимназиядәге яңалыкларның кайберләре генә. Тагын берничә елдан мондый хикмәтләр һәрбер мәктәп-гимназияләрдә булыр. Чөнки яңалыклар белән танышырга, тәҗрибә алырга кайлардан гына килмиләр! Хәтта чит ил делегацияләре дә еш кунак була. ...Минем дә шушы киләчәк мәктәбендә бүген үк укыйсым килде. Ә сезнең?! Йолдыз ШӘРАПОВА. [u][b]Ә сезнең мәктәптә бөтен республика белән уртаклашырлык әйбәт үрнәк, яңалык бармы? Булса, рәхим итегез, ”Сабантуй”ның алдагы “Мәктәп” сәхифәсендә сезнең мәктәп өчен дә урын бар.[/b][/u]

Viewing all articles
Browse latest Browse all 443