Quantcast
Channel: Сабантуй
Viewing all articles
Browse latest Browse all 443

хикәя

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/vvvooe.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="173" height="157" align="Left"]vvvooe.jpg (20.55 Kb)[/img][b]СОҢГА КАЛГАН ОЧРАШУ[/b] Марат ага перронда поезд көтеп торучыларның берсе иде. Ул билетын мең тапкыр капшап карагандыр — бик әһәмиятле очрашуга соңарудан куркып дулкынлануы. Билет та урынында, барысы да тәртиптә, тик тынгысыз күңел генә һаман үзенә урын тапмый. Барасы юл шактый ерак булганга, бер минут та тоткарланмыйча, кеше белән шыгрым тулы перроннан тизрәк ки¬тәсе килә иде аның. Поезд вакытында килде, һәм Марат ага, башка пассажирлар кебек үк ашыга-ашыга, купега үтте. Аның бү¬ген беркем белән дә сөйләшмичә, бары тик үз уйларына гына бирелеп барасы килде. Ә уйлары аның еракта калган яланаяклы гамьсез балачагына барып тоташа. Марат үзенең биш яшьлек чагын, әнисе, апалары һәм абыйсы белән тыныч кына гомер иткәнен хәтерли. Ә менә әтисен хәтерләми шул ул. Марат туып, тал бишектә тибрәлгәндә үк сугышка алганнар аны. Тормышның әчесе-төчесе әнисе җилкәсенә төшкән, ачы язмышын кул арасына керердәй балалары да бүлешкән, әлбәттә. Әтисез кимсенеп үскән ятим балачагын яхшы хәтерли Марат. Сугыш бетеп, башка малайларның әти¬ләре кайтканда, аның нәни йөрәге нык өзгәләнде. Ятимлек ачысын бер¬нәрсә белән дә бетереп булырлык түгел иде ул чакларда! Көн саен олы юлга таба йөгереп, әтисе кайтмасмы дип, көне буе күк читенә яшьле күзләрен төбәп карап торганнарын мәңге онытасы юк аның. Юк шул, сугыш бетеп, бик күп сулар акса да, ничә тапкыр Җиңү бәйрәме узса да, кайтмады Маратның әтисе. Ни үлеме, ни хәбәрсез югалуы турында да хат-хәбәр килмәде. Гомер узды, авыл малае Марат та, Чистайга килеп, Авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде. Аннары гаилә корды, бер-бер артлы балалары туды. Үзе әти булгач, йөрәк түрендә яшеренеп яткан әтилек хисе тагын көчәйде. Хәер, әтисен күрәсе килү хисе аны гомер буе озата килде. Бу җан газабы кайчан да булса бер бетәргә тиеш иде бит, югыйсә! Көтелмәгән хәбәрне аңа балалары житкерде: бабаларының кабере табылган! Маратның әтисен сугышчан дуслары Латвиянең Эльба елгасы буена җирләгәннәр булып чыкты. Шул хәбәрне ишеткәч, Маратның жан тынычлыгы качты. Ул, һичшиксез, әтисенең каберен эзләп табып, соңлап булса да, аның янында баш ияргә сүз бирде. Аның уйларын бүлеп, поезд стан¬циягә килеп туктады, Марат яңадан вокзал шау-шуына кереп чумды. Менә Марат чит, шул ук вакытта күңелгә бик якын Латвия җирендә басып тора. Ул белә: аны беркем дә каршыларга килмәячәк! Күптән көткән очрашуны ул үзе эзләп барырга тиеш. Совет сугышчылары күмелгән туганнар каберлегенә килгәндә, көн кичкә авышкан иде. Йөри торгач, әтисенең вакытлар үтү белән ти¬гезләнгән каберен эзләп тапты. Бу мизгелдә күңел түреннән ургылып чыккан хисләр ташкыны гади сүзләр кысасына гына сыярлык түгел иде. Күз яшьләренә буылып, Марат бары: «Әти, мин килдем», — дип пышыл¬дады да әтисенең кабер читенә тезләнде... Рузилә ӘХМӘТҖАНОВА. Чистай, Знче гимназия.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 443