[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/he447n.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="185" height="114" align="Right"]he447n.jpg (20.96 Kb)[/img][b]ЯҢА ФӘН, ЯҢА ТӘЭСИРЛӘР...[/b]
Авылга кайтып барышым. Мәктәп яныннан узганда таныш йөзләр күренде. Берсен-берсе бүлдереп, нидер сөйләшәләр. Дүртенчеләр икән. «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» дигән яңа дәрес укып кайтышлары. Тәэсирләрен минем белән дә уртаклаштылар.
— Кызганыч, атнага бер генә керә, — диде Айсылу.
— Китабы ике, күтәреп йөрисе бар бит, — дип зарланып алды Илдан.
— Презентацияләр булачак, диде апа, димәк, кызык булачак.
— Бабай миңа динебезне өйрәтмәкче иде, сөенер инде, — диде Надир.
Алар шундый дәртләнеп сөйләделәр, үземдә дә кызыксыну уянды. Нәрсәгә өйрәтә соң бу яңа фән? Шул уй белән укытучым Ләйсән Мансур кызы янына сугылдым.
— Исеменнән үк күренгәнчә, беренче урында әхлак тора, — дип сүзен башлады Ләйсән апа. — Ислам, христиан, буддизм, иудаизм диннәре тарихын өйрәтүгә зур басым ясала. Туган ил, патриотизм, мәгърифәтчеләр, төрле гореф-гадәтләр, йолалар, милли бәйрәмнәр, әдәп, әти-әни, туганнар белән мөнәсәбәт кебек темалар да бар. Барлык диннәрнең дә тәрбияле, ата-анага мәрхәмәтле булырга өйрәтүен исбатлый ул. Укучыларны олы тормышка әзерли, җәмгыятьтә үз-үзләрен тотарга өйрәтә. Яңалыгы, кызыклы булуы, башка дәресләрдән аерылып торуы белән укучыларны тиз җәлеп итте.
«Яшьлектә белгән — ташка язган, картайгач белгән — бозга язган», — ди халык. Минемчә, бу фән бераз иртәрәк, беренче-икенче сыйныфларда ук укытыла башласа, тагын да яхшы булыр иде.
Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА.
КФУ 1нче курс студенты.
[b]Бүләккә — Коръән китабы![/b]
Газетабызның 6 октябрь санында иң кызыклы хатка конкурс игълан иткән идек. «Сабантуй»ның «Иман» сәхифәсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәләп оештырды аны. Бу хакта газетабызда хәбәр басылуга, редакциябез почтасына хатлар ява башлады. Малайлар-кызлар өйләрендә кадерләп сакланучы гарәп язулы китаплар, авылларындагы шифалы изге чишмәләр, мәчетләр, дин гыйлеменә өйрәтүче остазлары турында яратып, җылы итеп язганнар. Әлеге конкурска аерым укучыларның гына түгел, бөтен бер коллективларның да катнашуы сөендерде. Конкурсның бер шарты бар иде — киләсе яртыеллыкка «Сабантуй»га язылу турында квитанция күчермәсе булу. Укучыларыбыз анысын да үтәгәннәр. Димәк, киләсе елда да бергә булачакбыз.
Инде конкурсның җиңүчеләре белән танышыйк:
Алинә ГАЛИУЛЛИНА
(Арча, 2нче мәктәп);
Әлфинә НАСЫЙБУЛЛИНА (Әлки, Иске Салман);
Чулпан ГАЛИМОВА
(Кукмара, Уразай);
Камилә ЮРИКОВА
(Әлмәт, Р. Фәхреддин исемендәге гимназия);
Ландыш ЗӘЙНУЛЛИНА (Арча, 2нче мәктәп);
Инсаф ИБРАҺИМОВ
(Мамадыш, Урта Кирмән);
Ибраһим КОРБАНОВ
(Кукмара, Уразай);
Рәзилә РАХМАНОВА
(Биектау, Айбаш);
Мамадыш районы
«Өмет» социаль приюты (тәрбияче —
Илсөяр Нурзадә кызы ВӘЛИУЛЛИНА);
Әтнә районы Күңгәр мәктәбе укучылары
(укытучы — ГАЛИЕВА Суфия Мансур кызы).
Алдан вәгъдә ителгәнчә, җиңүчеләр Коръән китабы белән бүләкләнә. Бу изге китап аларны иман юлыннан тайпылдырмыйча, бәхеткә, зур уңышларга алып барсын. Ләкин Коръәнне ташларга, пычратырга, кадерсезләргә ярамаганлыктан, без аны почта аша җибәрмәскә булдык. Юлыгыз төшеп, Казанга килеп чыксагыз, кереп алыгыз. Кадерле бүләк сезне редакциябездә көтеп тора.
Ә конкурска килгән язмалар белән «Иман» сәхифәсенең алдагы саннарында танышырсыз.
[b]НИЧЕК ТРИЛЛИОНЕР БУЛЫРГА?[/b]
Шамил Әләүтдинов исеме ислам дөньясыннан азмы-күпме хәбәрдар булганнар өчен шактый таныш. 1974 елда Мәскәүдә туып-үсеп, Халыкара ислам академиясен һәм Каһирә университетын тәмамлаган, бүгенге көндә ислам диненә багышланган утыздан артык китап авторы ул. Русчадан инглиз, чечен һәм татар телләренә дә тәрҗемә ителгән бу китапларның гомуми тиражы 400 меңнән дә артып киткән.1997 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Мәскәү мәчетләренең берсендә имам-хатыйб булып эшләүче бу кызыклы шәхес беркөнне башкалабыз Казанда ислам темасына язучы-журналистлар белән түгәрәк өстәл үткәрде. Үзен триллионер дип атап йөртүче дин галименә үзебезне кызыксындырган сораулар бирергә җай чыкты.
— Нигә Сез бер китабыгызны «Триллионер тыңлый» дип атадыгыз? Андый «күп нульле» атама каян килеп чыкты?
— Мин яхшылык эшләгән кешеләргә рәхмәт әйткәндә: «Ходай меңе белән кайтарсын!» — дия идем. Аны ишеткәч, уенын-чынын бергә кушып: «Нишләп алай чикләп куясың, күбрәк әйт», — диләр иде. Шуннан соң миллион, соңрак миллиард тапкыр артып килсен, дия башладым. Тора-бара анысы да аз тоелды, триллион тапкыр артсын диям хәзер. Телефоннан да: «Триллионер тыңлый» дип җавап бирәм. Ләкин мин бу очракта зур суммалар, тау-тау булып өелгән акчаларны түгел, ә рухи байлыкны күз алдымда тотам. Теләге булганнарны үземнең семинарларымда «баерга», тормышта үз урыннарын табарга өйрәтәм, Исламның бәхет китергәнен аңлатам.
[i]Язманы тулысы белән газетаның 19нчы гыйнвар санынан укый аласыз.[/i]
↧