Quantcast
Channel: Сабантуй
Viewing all articles
Browse latest Browse all 443

Татарларым!

$
0
0
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_im9999.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="189" height="258" align="Left"]bez_im9999.jpg (18.9 Kb)[/img] Оран-поэма Сезгә дәшәм, газиз татарларым, Алтыннарым минем, талантларым! Татарларым, сезне мактый-мактый Карлыгыплар бетә тамакларым... Татарларым – алыпсатарларым, Татарларым - укымышлыларым, Татарларым – бал кортлары кебек, Эш атлары кебек тырышларым; Татарларым минем, тапкырларым, Чакматашлар кебек чыдамнарым! Кемнәр соң әле без? Күпме соң без? - Мин очына әле чыгалмадым... Күпме санасаң да, актарсаң да Татарымның милли катламнарын, Санап кына бетерерлек түгел Бу дөньяның бөтен татарларын. Күпме кавем бергә береккәнбез, Бөтен дөньясына танылганбыз! - Тарих дигән биек йолдызлыкта Бөек татар булып кабынганбыз!.. РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН, ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ [i]ПОЭМАНЫҢ АЗАГЫ ГАЗЕТАНЫҢ 42 НЧЕ САНЫНДА[/i]

Viewing all articles
Browse latest Browse all 443

Trending Articles