[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_im133.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="274" height="213" align="Left"]bez_im133.jpg (42.85 Kb)[/img]
Нәкъ Казан артында, Казансу елгасының текә ярында (Биектау районы, Крутушка поселогы) менә 18 ел инде “Байтик” балаларны сәламәтләндерү лагере эшләп килә. Анда инглиз телен һәм информацион технологияләрне өйрәнеп, компьютер грамотасын “кимерәләр”.
Җәй саен дүрт сменада 900дән артык бала көч җыя, белем туплый. Лагерь иртәсе бассейндагы күнегүләрдән башлана. Аннан — телеңне йотарлык иртәнге аш, төрле кызык-лы чаралар. Айбаш мәктәбенең 8 класс укучысы Руслан Ситдыйков “Байтик”ка өченче тапкыр килә. “Монда көннәр бик күңелле уза. “Байтик” автомәктәбендә карт йөртергә өйрәндем. Инглиз телемне тагын да камилләштерәм,” — ди ул. “Ә мин, ниһаять, компьютерда яңа программалар өйрәндем”, — ди Казанның 121нче лицей укучысы Алия Сабирҗанова. “Байтик”та музыка студиясе дә эшли: яраткан җырыңны башкарып, дискка яздыра аласың. Бер тиен акча сорамыйча, ул дискны сиңа истәлеккә бүләк итеп тә бирәләр. Ә кичләрен — дискотека.
Лагерьның генераль директоры, ТР атказанган укытучысы Лариса Владимировна Бикмуллина әйтүенчә, лагерьның төп максаты саф һавада һәр баланы замана технологияләренә генә өйрәтү түгел, ә инглизчә сөйләм телен үстерү, ә иң мөһиме — аларны дуслаштыру.
Кайчандыр ташландык хәлдә булган лагерь заманча яңалыклары белән үзенә тартып, акрынлап үсмерләрнең иң яраткан урынына — компьютерчылар мәккәсенә әйләнә бара. “Байтик”та файдалы ял итәргә теләүчеләр елдан-ел арта. Хәзер икенче смена бара, анда 210 бала ял итә. Әле тагын ике смена планлаш-тырылган. Соңгысы — чиста математиклар сменасы. Булачак Софья Ковалевская, Лобачевскийлар саннар һәм формулалар, теоремалар һәм аксиомалар серен Татарстанның югары уку йортлары профессорлары белән бергәләп чишәчәк…
Фәридә ВАГЫЙЗОВА.
↧